Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Җиңү мәйданы урынында 1941 елда басу капкасы торган

Быел Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттек. Шәһәребез урамнарына иртә белән агылган сугыш чоры җырлары тиздән төп мәйданда бәйрәм тантанасы буласын искәртеп, халыкны бирегә дәште. Бу көтеп алынган изге бәйрәмгә һәр ел үз төсмерен өсти. Ве-тераннарыбыз, хәрбиләр, оешма-учреждениеләр коллективлары, мәктәп укучылары колонналарында да, аларны каршы алган халык сафында да кулларда...

Быел Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттек. Шәһәребез урамнарына иртә белән агылган сугыш чоры җырлары тиздән төп мәйданда бәйрәм тантанасы буласын искәртеп, халыкны бирегә дәште.


Бу көтеп алынган изге бәйрәмгә һәр ел үз төсмерен өсти. Ве-тераннарыбыз, хәрбиләр, оешма-учреждениеләр коллективлары, мәктәп укучылары колонналарында да, аларны каршы алган халык сафында да кулларда - сугыш афәтен кичкән, яу кырында ятып калган, фидакарьлеге, тырыш хезмәте белән илгә Җиңү көнен якынайткан бабайлар-әбиләрнең фо-тосурәтләре, әйтерсең лә алар исән, безнең арада. Аларның якты истәлеген шул рәвешле яңарту күңелләрне актарып, тагы да дулкынлану өстәде.

Әнә, бәйрәмнең кадерле кунаклары - фронтовик-ветераннарны ма-шиналарда алып килеп, мәйдан түренә уздыралар. Оныклары - мәктәп укучылары "Җиңү өчен рәхмәт!" сүзләре язылган бейджиклар элгәндә өлкәннәребез күзләренә яшьләр эленә. Ни кызганыч, сафлары гына елдан-ел сирәгәя бара шул ка-дерлеләребезнең. Тылда фидакарь хезмәт куйган, бу чорның бар авырлыгын татыган, ятимлекне кичергән сугыш чоры балаларына да хөрмәт зурдан булды бәйрәмдә.

Иң беренче чиратта ветераннарыбызны, бар-ча район халкын Җиңү бәйрәме белән котлап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнгы Рәдиф Камалеев, кунакларыбыз - Казаннан хөкүмәт вәкиле Нурислам Хәбипов, Мәскәүдән якташыбыз, Россия Герое Ильяс Дауди, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов, яшь буын исеменнән Илнур Нәгыймов чыгыш ясады.


- Хәзер менә без басып торган бу Җиңү мәйданы урынында 1941 елда басу капкасы иде, - дип сөйләде сугыш ветераны Мират ага Гыйләҗетдинов. - Шушыннан ук башланган иген кырларыннан Азнакайның ир-егетләре фронтка китте. Әтиләребез, абыйларыбыздан соң без, 17 яшьлекләр дә хәрби хезмәткә алынып, күпләребезгә япон сугышын кичерергә туры килде. Сугышның кайсы да афәт, кайгы, югалтулар... Аларны башка күрергә язмасын, ил-көннәребез имин булсын!


Бәйрәмнең дул-кынландыргыч мизгелләре бер-берен алыштыра торды. Яу кырында ятып калган, исән-имин кайтып, инде арабызда юк сугышчыларны искә алып залп яңгырады, тантаналы тынлык игълан ителде. Һавага очырылган ак күгәрченнәр гүя аларның рухы булып мәйдан өстен иңләде. Үзешчәннәребезнең сугыш вакыйгаларын сурәтләгән чыгышлары күңелләрне өтеп, тыныч тормышның кадерен белү кирәклеген искәртте.


Бөек Ватан сугышын кичергәннәрнең оныкларын язмыш әфган, чечен сугышлары, локаль конфликтлар белән сынады. Тантанада интернациональ бурычларын үтәп батырлык күрсәткән егетләребезне тәбрикләү мизгелләре дә бәйрәмгә үзенчәлекле мәгънә өстәде.


Хәрби парад белән тәмамланган бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Концерт, күңел ачулар белән үткән Җиңү көне төнге күктә салют булып балкыды.

Азнакайда үткән Җиңү бәйрәме шул ук көнне "Яңа гасыр" телеканалыннан күрсәтелде, "Татарстан" һәм "Болгар" радиосы тапшыруларында яңгырады. Бу - районыбызның республикада дәрәҗәсе зур булуын дәлилләүче янә бер чагылыш.


Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Җиңү мәйданы урынында 1941 елда басу капкасы торган