Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның иң матур чыршылары билгеләнде

26 декабрьдә Татарстан мәйданында үзәк чыршы ачу тантанасы булды. Чыршы яны җыр-бию, уеннар белән гөрләп торды. Шәһәрдәшләрне бәйрәм белән Азнакай муниципаль район һәм «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчелеге тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Биредә шулай ук Яңа ел бизәлеше буенча бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде. Быел сәнәгать предприятиеләре арасында үз территорияләрен иң матур бизәүче дип...

26 декабрьдә Татарстан мәйданында үзәк чыршы ачу тантанасы булды. Чыршы яны җыр-бию, уеннар белән гөрләп торды.
Шәһәрдәшләрне бәйрәм белән Азнакай муниципаль район һәм «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчелеге тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Биредә шулай ук Яңа ел бизәлеше буенча бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде. Быел сәнәгать предприятиеләре арасында үз территорияләрен иң матур бизәүче дип "Азнакайнефть" идарәсе табылды. Икенче урынны - сөт комбинаты, өченче урынны бораулау эшләре предприятиесе яулады.


Бюджет оешмалары арасында мәгариф идарәсе - беренче, район үзәк сырхауханәсе - икенче, мәдәният идарәсе өченче урынга лаек булды.
Авыл җирлекләреннән Вахитов, Әгерҗе һәм Чубар Абдул беренче өчлеккә чыкты.
Торак милекчеләре ширкәтләре арасында "28 нче квартал", "Универсал", "Восход" ширкәтләре бизәлеше иң үзенчәлекле дип табылды. Хәсәнов урамындагы 29 нчы йортта яшәүче Бибинур Фәрукшина да Яңа ел бәйрәменә үз өлешен керткән: аның кардан ясалган сыннары һәркемне таң калдырды.


Шәһәрдәге төп чыршылар бизәлеше буенча "Азнакайнефть" идарәсе (Татарстан мәйданы) беренчелекне алды. "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ (Мәдәният йорты мәйданы) һәм "Актүбә" МУП (Актүбә) - икенче, "Электр челтәрләре компаниясе" ААҖ нең Азнакай филиалына (Мәнәвез) өченче урын бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайныћ ић матур чыршылары билгелђнде