Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Халык контроле”н күбрәк юллар торышы мәсьәләсе борчый

Хакимият белән халык арасындагы элемтәне җайга салу максатында 2012 елның апрелендә Татарстан Республикасында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаган иде. Әлеге яңалыкны татарстанлылар хуплап каршы алдылар. Бүген инде "Халык контроле"нә теләге булган һәркем конкрет хезмәтләр эшендәге җитешсезлекләр, йорт тирәләрен төзекләндерү һәм башка күп нәрсәләр турында яза ала. Агымдагы елның...

Хакимият белән халык арасындагы элемтәне җайга салу максатында 2012 елның апрелендә Татарстан Республикасында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаган иде. Әлеге яңалыкны татарстанлылар хуплап каршы алдылар.
Бүген инде "Халык контроле"нә теләге булган һәркем конкрет хезмәтләр эшендәге җитешсезлекләр, йорт тирәләрен төзекләндерү һәм башка күп нәрсәләр турында яза ала. Агымдагы елның алты ае эчендә генә дә безнең районнан илле кеше үзен борчыган проблемалардан зарланырга өлгергән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе "хәл ителгән" статусы алган, араларында "планлаштырылган"нары да бар.
- Аларның берсе дә игътибардан читтә калмаячак, - ди район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Руслан Дәүләтшин. - Система регламенты нигезендә гражданнар мөрәҗәгатен карау 10 эш көненнән артып китә алмый, ә торак-коммуналь хуҗалык темасына караганнары өч көн эчендә каралырга тиеш.
Шәһәр халкын да, авыл кешеләрен дә дулкынландыра торган төп мәсьәләләр территорияләрне төзекләндерүгә, юл хәрәкәтен оештыруга кагыла. Рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплекләр ясау һәм территорияләрнең санитар торышы, шулай ук больница һәм балалар бакчалары эшенә кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүләр тулысынча район службалары контролендә.
Узган атнада төрле ведомство җитәкчеләре халык контроленә кергән сорау-мөрәҗәгатьләрне хәл итү өчен җыелып, булган проблемаларны уртага салып сөйләште.
Быел халыктан кергән сораулар арасында юллар төзеклеге, юллар ремонтына кагылышлылары аеруча күпчелекне тәшкил итә.
Әлбәттә безгә бар эшне дә берьюлы башкарып чыгып булмавын, шул исәптән барлык урам һәм авыл юлларын да бер ел эчендә ремонтлап булмаганын аңларга кирәк.
-Халык контроленә кергән мөрәҗәгатьләр буенча урамнарның бер өлеше быел төзекләндерелсә, икенче өлеше 2017 елга планлаштырыла. Ләкин без системада теркәлгән һәр гаризаны җентекләп тикшерергә, алар буенча эшләргә тиеш. Әлеге мәсьәләнең җитдилеген аңларга кирәк. Бу, беренче чиратта, азнакайлыларның хәвефсезлеге белән бәйле, - диде үзенең чыгышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров.
Әмма безгә ничек тә ярап булмый шикелле. Әнә Буралы авылыннан берәү ремонттан соң авыл юлларыннан йөреп булмауга зарланган. "Төзекләндерү эшләреннән соң урамнан йөрерлек түгел, юллардагы ташлар арасында машина тәгәрмәче кадәрлеләре дә бар, аларны урап, койма кырыннан йөрергә мәҗбүрбез", - диелгән мөрәҗәгатьтә.
- Әлеге фотоларны порталга куйганда биредә эшләр яңа башланган гына иде, - ди Чубар Абдул авыл җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов. - Авылның Пионер, Мәктәп, Җәлил, Октябрь урамнарына 95 машина вак таш кертелде. Бүгенге көндә әлеге юлларны тигезләү эшләре бара.
Әнә шулай, тискәре күренешләрне тиз арада фотога төшереп, порталга элеп кую җиңел эш. Шулай да җиң сызганып эшкә керешкәнче, әлеге мәсьәләнең асылына төшү мөһимрәктер...
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Халык контроле”н күбрәк юллар торышы мәсьәләсе борчый