Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның гүзәл затлары өчесе беренчелекне яулады

Асылы белән тормыш дәвамчысы итеп яратылса да, бүгенге заманда хатын-кызның гаиләдә генә түгел, җәмгыяттә дә тоткан роле зур. "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан" республика конкурсы нәкъ менә аларның эшлеклелек сыйфатларын, иҗади күәтләрен ачуга һәм бәяләүгә юнәлтелгән. Бу бәйге унбишенче елын үткәрелә. Юбилей уңаеннан аның зона турлары беренче тапкыр район...

Асылы белән тормыш дәвамчысы итеп яратылса да, бүгенге заманда хатын-кызның гаиләдә генә түгел, җәмгыяттә дә тоткан роле зур. "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан" республика конкурсы нәкъ менә аларның эшлеклелек сыйфатларын, иҗади күәтләрен ачуга һәм бәяләүгә юнәлтелгән.

Бу бәйге унбишенче елын үткәрелә. Юбилей уңаеннан аның зона турлары беренче тапкыр район һәм шәһәрләрдә узды. Бу бәхет безнең Азнакаебызга да елмайды.

- Гүзәл затларыбызны зурлаучы мондый дәрәҗәле бәйге өчен Президентыбызга, аны оештыручыларга рәхмәт. Аның Азнакай җирлегендә узуы белән горурланабыз, зур җаваплылык тоябыз, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйгене ачып.

Әлеге мәртәбәле бәйгедә "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, бу оешманың президиумы әгъзасы Гүзәл Әхмәдиева, Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашты һәм конкурсантларны бәяләде.

-Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән иҗтимагый оешмалар үткәрә торган иң күптәнге бәйге бу. Быел "Татнефть" җәмгыяте, башка предприятиеләр дә ярдәм кулы суздылар. Азнакайлылар кунакларны бик җылы каршы алды. Шулай югары дәрәҗәдә оештырганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Шунысын да билгеләп үтәсем килә, Азнакайда иҗтмагый оешмаларга яңа сулыш өрелде, алар хакимият тарафыннан зур терәк тоялар. Бу бик мөһим, - диде Зилә Вәлиева.

Якын-тирә сигез районнан гаиләдә, бизнеста, мәдәниятта, производствода, иҗтимагый эшчәнлектә үзләрен иң яхшы яктан күрсәткән гүзәл затлар, ир-егетләр кискен бәйге тотты бу көнне. Алар арасыннан өч якташыбыз җиңү яулады.

Җиңүчеләрнең беренчесе - "Хатын-кыз - Ана" номинациясен тәкъдим иткән Наҗия Ильясова. Тугызынчы дистәсен түгәрәкләгән Наҗия апа тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур ага белән 66 ел тату гомер кичереп, берсеннән-берсе уңган-булган 5 ул тәрбияләп үстергәннәр. Алар сәхнәгә дә парлап чыкты. Зал ветераннарны аягүрә торып сәламләде. Биш улның биш килен һәм бер кочак оныклар, оныкчыклар белән сәхнә түрендә әниләрен хөрмәтләве ямь өстенә ямь булды. Кызганычка каршы, Наҗия апага Казанга финалга бару насыйп булмаган. Иңнәре дә ныгып җитмәгән кыз килеш сука сукалаган, урман кискән, сугыштан соң илне торгызуга зур өлеш керткән ветеранның йөрәге бәйгедән соң озак та үтми тибүдән туктады.

"Минем язмыш - минем һөнәрем" номинациясендә Азнакай данын "Азнакайнефть идарәсендә" оператор булып эшләүче Светлана Иванова яклады. Хезмәт уңышларыннан тыш, гап-гади өрмә шарлардан чын могҗизалар тудыруга сәләте дә сокландырмый калмагандыр жюрины.

Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиеваның лидерлык сыйфатлары хакында үз җирлекләрен үстерү буенча башкарган күпсанлы эшләре сөйли. Аның чыгышы иң якты дип билгеләп үтелде һәм "Хатын-кыз-Лидер" номинациясендә беренчелекне яулады.

Азнакайлыларның жюри хөкеменә тәкъдим иткән альбом-эшләренә дә югары бәя бирелде һәм башка районнарга үрнәк итеп куелды.

Җиңүчеләребезгә хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Казанда узачак финалда уңышлар телибез.

Кунаклар һәм бәйге тотучылар Азнакаебыздан бер кочак җылы тәэсирләр һәм туган җиребезне гәүдәләндерүче сувенир-бүләкләр белән таралашты.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның гүзәл затлары өчесе беренчелекне яулады