Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның фермаларында урлашу очраклары кимемәгән

Инде күптән тарихта гына калган ат урлау гадәте хәзер дә бардыр дип кем уйлаган. 14 июль көнне Беренче Май авылы фермасыннан ат урлыйлар. Ул шушы ук авылда яшәүче булып чыга. Кыңгыр эшләре өчен берничә тапкыр хөкем дә ителгән булган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, аның башка шундый төр җинаятьләргә катнашы...

Инде күптән тарихта гына калган ат урлау гадәте хәзер дә бардыр дип кем уйлаган. 14 июль көнне Беренче Май авылы фермасыннан ат урлыйлар. Ул шушы ук авылда яшәүче булып чыга. Кыңгыр эшләре өчен берничә тапкыр хөкем дә ителгән булган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, аның башка шундый төр җинаятьләргә катнашы булу-булмавы да ачыклана.


Ә менә кемнәргәдер Чалпы авылы тирәсендә калдырылган Бөгелмә ПМКсы "корыч атлары"ның ягулыгы кирәк булган. Аны 900 литр бушатып алалар. Урынга тикшерү белән чыккан оператив төркем исерек каравылчыга тарый.

Гомумән, бу урлашу тирәсендә җавапсыз калган сораулар күп туа. Техника йөртүчеләр күрсәтмәләрендә еш бутала. Аларның ягулыкны үзләре сатып яту турында да сүзләр йөри. Кыскасы, тоташ аңлашылмаучылык...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның фермаларында урлашу очраклары кимемәгән