Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Фантазия” ансамбленә Татарстан Премьер-министры дәүләт стипендиясе тапшырды

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлары белән куандыруларын дәвам итә. "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе үткәргән "Җырлы-моңлы балачак" республика халыкара телефестивале лауреатлары арасында Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Динарис Бәширов та (укытучысы - Розалия Хәбибуллина) бар. Бәйгедә 500дән артык бала катнашкан. Динарис Бәшировка танылган артист Рәсим Низамов белән берлектә "Җырлыйм туган якта" җыры...

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлары белән куандыруларын дәвам итә.

"Татарстан-Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе үткәргән "Җырлы-моңлы балачак" республика халыкара телефестивале лауреатлары арасында Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Динарис Бәширов та (укытучысы - Розалия Хәбибуллина) бар.

Бәйгедә 500дән артык бала катнашкан. Динарис Бәшировка танылган артист Рәсим Низамов белән берлектә "Җырлыйм туган якта" җыры белән гала-концертта катнашу бәхете елмайды.

Шулай ук Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Фантазия" ансамбленә (җитәкчесе - Эльвира Шәйхуллина) Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков махсус дәүләт стипендиясе тапшырды.

Бу бүләкккә коллектив "Йолдызлык-2014" фестивалендә беренче урынны яулаган өчен лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Фантазия” ансамбленә Татарстан Премьерминистры дәүләт степендиясе тапшырды