Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның дүрт мәктәбендә капиталь ремонт башланды

Республикада гомумбелем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына быел районыбызда 4 мәктәп керде. Шәһәребезнең 4 нче лицеенда эшләр инде февраль аенда ук башланган. - Бүгенге көндә тәрәзәләр, ишекләр, канализация системасы тулысынча алыштырылды, спортзалның түбәсе эшләнде, бәдрәфләргә кафельләр ябыштырылды. Ишек төбендәге баскычлар эшләнеп бетеп килә. Шушы көннәрдә радиаторлар куячаклар, - ди лицей...

Республикада гомумбелем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына быел районыбызда 4 мәктәп керде.

Шәһәребезнең 4 нче лицеенда эшләр инде февраль аенда ук башланган.

- Бүгенге көндә тәрәзәләр, ишекләр, канализация системасы тулысынча алыштырылды, спортзалның түбәсе эшләнде, бәдрәфләргә кафельләр ябыштырылды. Ишек төбендәге баскычлар эшләнеп бетеп килә. Шушы көннәрдә радиаторлар куячаклар, - ди лицей директоры Ленар Хәйруллин.

Ремонтны «СМУ-37» ҖЧҖ башкара. Җитәкчесе Илдар Вәлиев шушы мәктәпне тәмамлаган, шуңа күрә һәр эшне җиренә җиткертә. Эшчеләр ял көннәрендә дә туктап тормый. Проектта каралмаган димиләр, сыйныф бүлмәләрендә түшәмнәрне дә аклап баралар.

Мәктәпне капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 24,5 млн сум акча бирелгән, ә район тагын 1 млн сум өстәгән.

Биредә эшләрне 25 августка төгәлләргә исәплиләр.

-Азнакайның 8 нче, Чалпы һәм Сарлы мәктәпләрендә дә капремонт тулы көченә бара, - ди мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның дүрт мәктәбендә капиталь ремонт башланды