Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Чубар Абдул һәм Мәндәй авылы җирлеге территорияләрендә саранчалар булуы ачыкланды

Газетабызның узган санында республиканың кайбер районнарында саранча булуы турында язган идек. Корткыч көннән-көн канатларын ныграк җәя бара. "Узган шимбәдән якшәмбегә каршы төндә районның саранчага каршы көрәш буенча төзелгән оператив штаб әгъзалары (район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентрның район бүлеге, МЧС, урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре) Азнакай районы Чубар Абдул һәм...

Газетабызның узган санында республиканың кайбер районнарында саранча булуы турында язган идек. Корткыч көннән-көн канатларын ныграк җәя бара. "Узган шимбәдән якшәмбегә каршы төндә районның саранчага каршы көрәш буенча төзелгән оператив штаб әгъзалары (район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентрның район бүлеге, МЧС, урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре) Азнакай районы Чубар Абдул һәм Мәндәй авылы җирлеге территориясендә дә саранчалар булуын ачыклады һәм кичекмәстән локальләштерү чараларын күрде. Корткычларга каршы көрәш дәвам итә. Саранча ачыкланган барлык урыннарны да химикатлар белән эшкәртү сәбәпле, әлеге территориядә җиләк җыю һәм 20-30 көн дәвамында печән чабып, терлекләргә ашату тыела", - дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Чубар Абдул һәм Мәндәй авылы җирлеге территорияләрендә саранчалар булуы ачыкланды