Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның балалар лагерьлары җәйге сезонга әзер

Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов та катнашты. Үзенең чыгышында ул «Бөркеткәй» һәм «Каенкай» лагерьларының җәйге ялларны уздыруга әзер булуларын, эшләрнең тулы куәтенә баруын билгеләп үтте. Нефтьчеләр ел саен балаларга заманча лагерьларда ял итү мөмкинлеге тудыра. Мәсәлән, быел «Каенкай»да өстәмә 60 урынлык йокы корпусы...

Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов та катнашты. Үзенең чыгышында ул «Бөркеткәй» һәм «Каенкай» лагерьларының җәйге ялларны уздыруга әзер булуларын, эшләрнең тулы куәтенә баруын билгеләп үтте.

Нефтьчеләр ел саен балаларга заманча лагерьларда ял итү мөмкинлеге тудыра. Мәсәлән, быел «Каенкай»да өстәмә 60 урынлык йокы корпусы да төзелгән, бу ял итәчәк балалар саны тагын да артачак дигән сүз. Рәзиф Галимов «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры исеменнән район башлыгы Марсель Шәйдуллинга балаларны сәламәтләндерүгә юнәлтү өчен сертификат тапшырды.

Шулай ук "Азнакайда көндезге 27 мәктәп яны лагере эшли" язмасын да укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның балалар лагерьлары җәйге сезонга әзер