Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның алдынгы игенчеләре быел да сертификат белән бүләкләнәчәк

Бүген "Чатыртау" җәмгыяте (Уразай авылы) басуында иртәнге 5 сәгатьтә язгы кыр эшләре уңаеннан оешкан штабның күчмә утырышы узды. Яңа оешып килүче хуҗалыкның әлегә проблемалары да юк түгел. "Бергәләп киңәшләшеп, ярдәмләшеп, хуҗалыкны торгызырга, элеккеге данын кайтарырга кирәк", - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Биредә гомумән, чәчү эшләренең барышы турында эшлекле...

Бүген "Чатыртау" җәмгыяте (Уразай авылы) басуында иртәнге 5 сәгатьтә язгы кыр эшләре уңаеннан оешкан штабның күчмә утырышы узды. Яңа оешып килүче хуҗалыкның әлегә проблемалары да юк түгел. "Бергәләп киңәшләшеп, ярдәмләшеп, хуҗалыкны торгызырга, элеккеге данын кайтарырга кирәк", - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.


Биредә гомумән, чәчү эшләренең барышы турында эшлекле әңгәмә, фикер алышу булды. "Агро-ТНГС -И", "Союз Агро" җәмгыятьләрендә язгы чәчү темпларын көчәйтергә кирәк. Киңәшмәдә шулай ук көндәлек тере акча бирүче терлекчелек тармагына игътибарны көчәйтергә, малларны җәйләүләргә күчерү эшләрен тизләтергә, фермаларның сакланышын тәэмин итәргә (видеокамералар, каравылчылар булдыру) кирәклеге турында катгый сөйләшү булды.


Өлгерләрнең өлгере

Мөстәкыйль хуҗалыклар арасында иң эреләрдән булган "Марс" җәмгыяте эшчәннәре, районда гына түгел, республика күләмендә дә беренчеләрдән булып, 17 апрель көнне арпа чәчүгә керештеләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

"Иртә тотынган откан" гыйбарәсе юкка гына халык теленә кермәгәндер - "марс"лылар туфрактан бәрәкәтле дым күтәрелергә өлгергәнче 2700 гектар мәйданга сайлап алынган югары сыйфатлы орлык салдылар. Шуның белән, район хуҗалыклары арасында тагын беренчеләрдән булып, иртә культуралар чәчүне 7 майга төгәлләделәр.


-Кырга чыккан 19 агрегат механизаторының барысы да яңа уңышка нигез салуда актив катнашты, - ди ҖЧҖ директоры Рамил Зарипов. - Шулай да тырмалауда, үсемлекләрне өстәмә тукландыруда фидакарь көч куйган Рафаэль Ризванов, Флюр Сәхәүтдинов, Илсур Хәбибуллин, Әнфәс Камилов, Ринат Зәйнетдинов, Рамил Җәләлетдинов, Руслан Әнвәров, Дамир Закиров, Азат Хаҗиев, чәчүдә өлгерлек күрсәткән Рәфис Зәйнетдинов, Радик Шәймиев, Фәварис Сабиров, Илшат Хөсәинов, комплекслы бригада җитәкчеләре Расих Мөбарәкшин, Илмир Гарипов (Кәкре Елга), Галимҗан Әхмәтов (Кәтем) исемнәрен әйтеп үтмичә мөмкин түгел.


Иң-иңнәргә - сертификат

Быел да Азнакай муниципаль район җитәкчелеге язгы кыр эшләрендә актив катнашучы, җиткерелгән нормаларын арттырып үтәүче җир улларын матди кызыксындыру йөзеннән, төрле суммадагы сертефикатлар булдыру турында карар кабул итте. Иң беренчеләрдән булып аны алу бәхетенә "Азнакай агрофирмасы" ҖЧҖнең Сарлы бүлекчәсе механизаторлары Рәзим Закиров һәм Ягъфәр Мусин, "Тукай" җәмгыятеннән Мулланур Гайсин иреште - 1000 әр сумлык сертификатларны игенче-механизаторларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәхсән үзе тапшырды.


Бүгенге көндә кыр батырларына гомуми суммасы 107 мең сум булган 111 сертификат бирелде. "Азнакай Агрофирмасы" ҖЧҖнең Урманай бүлекчәсеннән Таһир Вахитов, Фәһим Йосыпов, "Марс" җәмгыятеннән Рәфис Зәйнетдинов, Рамил Җәләлетдинов, Әнфәс Камилов, Флюр Сәхәүтдинов, Данис Галиев, Илшат Хөсәинов, "Таллы Бүләк" кооперативыннан Зирәк Газизов, "Тукай" ҖЧҖнән Айдар Мияссәров әлеге бүләккә ике тапкыр лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның алдынгы игенчеләре быел да сертификат белән бүләкләнәчәк