Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Актүбә бистәсе ат спортчылары округ буенча җиңүчеләрнең беренче бишлегенә керделәр

Түбән Новгород шәһәренең "Пассаж" ат спорты комплексында Идел буе федераль округы чемпионаты үтте. Анда шәхси беренчелеккә Казаннан, Уфадан, Тольяттидан, Кировтан, Самара, Киров, Түбән Новгород өлкәләреннән, үзебезнең республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан - Әлмәттән, Бөгелмәдән, "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбә ат спорты мәктәбеннән җайдаклар катнашты. Актүбә ат спорты мәктәбе спортчылары кискен көрәштә уңышлы чыгышлар ясап,...

Түбән Новгород шәһәренең "Пассаж" ат спорты комплексында Идел буе федераль округы чемпионаты үтте. Анда шәхси беренчелеккә Казаннан, Уфадан, Тольяттидан, Кировтан, Самара, Киров, Түбән Новгород өлкәләреннән, үзебезнең республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан - Әлмәттән, Бөгелмәдән, "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбә ат спорты мәктәбеннән җайдаклар катнашты.


Актүбә ат спорты мәктәбе спортчылары кискен көрәштә уңышлы чыгышлар ясап, Идел буе федераль округының иң яхшы биш спортчысы арасына керүгә ирештеләр. Алар бигрәк тә 1 нче "Урта приз" - зурлар, "Якынча приз"- үсмерләр, "Команда призы" - балалар һәм "Экви№1" программаларында яхшы күрсәткечләр яулады.


Спортчы җайдаклардан Алина Бакирова (рәсемдә) "Самсон" кушаматлы атында " Команда приз" балалар программасында уңышлы чыгыш ясады һәм югары баллар җыйды. Нәтиҗәдә, пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.


Чемпионаттан ат спорты мәктәбе тренерлары да зур канәгатьлек хисе белән кайтты. Уңай кичерешләр алудан тыш, бу төр спортта бик кирәк булган һәм бик сирәк була торган квалификацияле ярдәм дә алу бәхете тигән. Алда катнашачак ярышларда әлеге дәресләрдә өйрәнгәннәр бик ярап куяр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Актүбә бистәсе ат спортчылары округ буенча җиңүчеләрнең беренче бишлегенә керделәр