Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 9нчы мәктәп укучылары балалар бакчасына уенчыклар бүләк иттеләр

Бала чакны уенчыклардан башка күз алдына китереп булмый. 17 декабрьдә Мәнәвез авылындагы "Чишмә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне куандырып, шәһәрнең 9нчы мәктәбе укучылары уенчыклар күтәреп килде. Кайчандыр үзләре яратып уйнаган аюлар, машиналар, курчакларны алар һич җәлләми кечкенәләргә тоттырды. Алары исә бу уенчыкларны ватмыйча, матур гына уйнарга вәгъдә бирде. Сабыйларны куандырып күчтәнәчле кунаклар...

Бала чакны уенчыклардан башка күз алдына китереп булмый. 17 декабрьдә Мәнәвез авылындагы "Чишмә" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне куандырып, шәһәрнең 9нчы мәктәбе укучылары уенчыклар күтәреп килде. Кайчандыр үзләре яратып уйнаган аюлар, машиналар, курчакларны алар һич җәлләми кечкенәләргә тоттырды. Алары исә бу уенчыкларны ватмыйча, матур гына уйнарга вәгъдә бирде. Сабыйларны куандырып күчтәнәчле кунаклар алып килгән укытучылар Лилия Гыйбадуллина һәм Зилия Сәйфуллина белән тәрбиячеләр килчәктә дә шулай аралашып яшәргә килешенде, алдагы чараларны планлаштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 9нчы мәктәп укучылары балалар бакчасына уенчыклар бүләк иттеләр