Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 9 нчы мәктәбендә Әлифба бәйрәме узды

Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Әлифба белән саубуллашты. Әле кайчан гына мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кереп, кулларына беренче китап - Әлифбаны алганнар иде, ә бүген инде алар - укучылар - беренчеләр исемен йөртәләр һәм "Сау бул, Әлифба" дип җырлап, беренче китаплары белән саубуллашалар. Кабатланмас балачак...

Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Әлифба белән саубуллашты.

Әле кайчан гына мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кереп, кулларына беренче китап - Әлифбаны алганнар иде, ә бүген инде алар - укучылар - беренчеләр исемен йөртәләр һәм "Сау бул, Әлифба" дип җырлап, беренче китаплары белән саубуллашалар.

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

Бәйрәмгә килгән әти-әниләр дә, кечкенә ул-кызларының чыгышларын зур дулкынлану белән карап утырдылар, мәктәп елларын искә төшерделәр.

Балада китап укырга теләк, мәхәббәт уяту бездән - укытучыдан, ата-анадан тора. Балаларыбызга әкиятләр укыйк, татар әдипләренең матур шигырьләрен ятлатыйк, телебезне онытмыйк!

Л.А.Шәйдуллина, Г.А.Галиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 9 нчы мәктәбендә Әлифба бәйрәме узды