Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 9 нчы мәктәбендә “Әфлисун акциясе” узды

Табигать инсанны шулай яраткан инде: кеше, вакыт тәгәрмәченә утырып, самими балачагын, җиләктәй яшьлеген, тормышта теләк-максатларга ирешкән урта яшьләрдәге чорын кичә. Бу юллар артында аны чал чәчле, җыерчык йөзле картлыгы да көтеп ята шул. Картлык - шатлык түгел. Ул бит тән сәламәтлегенә дә, җылы сүзгә, игътибарга да мохтаҗ. Шәһәребезнең 9 нчы...

Табигать инсанны шулай яраткан инде: кеше, вакыт тәгәрмәченә утырып, самими балачагын, җиләктәй яшьлеген, тормышта теләк-максатларга ирешкән урта яшьләрдәге чорын кичә. Бу юллар артында аны чал чәчле, җыерчык йөзле картлыгы да көтеп ята шул. Картлык - шатлык түгел. Ул бит тән сәламәтлегенә дә, җылы сүзгә, игътибарга да мохтаҗ.

Шәһәребезнең 9 нчы урта мәктәбендә уздырылган линейкаларның берсендә педагог-оештыручы Зөлфия Галимова Өлкәннәр көне уңаеннан айлык игълан иткәндә, укучыларга мөрәҗәгать итеп: "Әби-бабаларыбызның күңел күкләрен аз булса да кояшлырак, җылы һәм нурлырак итик", - дигән иде.

"Һәр көнне игелек эшләргә ашык!" шигарен укучылар дәррәү күтәреп алдылар. Тимурчылык отрядлары районыбыздагы ветеран укытучыларны барлап, аларга тәбрикләүләр өләште, ярдәмнәр оештырдылар. 5 нче Б сыйныфы укучылары сентябрьнең соңгы шимбәсендә үзләренең әби-бабаларын чакырып, аларның хозурына әдәби-музыкаль кичә тәкъдим иттеләр.

Мәктәбебездә үткәрелгән "Шәфкатьлелек ярминкәсе"ндә исә балаларның гаиләләре сый-нигъмәтләре белән бүлештеләр. Ярминкә күчтәнәчләре Актүбәдәге картлар йортында тәрбияләнүчеләр табыннарында да урын алды. Ризыкларны аларга "Киләчәк - без ул" лидерлары һәм Татарстан варислары алып барды.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән чараларның иң үзенчәлеклесе "Әфлисун акциясе" булгандыр. Укучылар Яңа Юл, Мәнәвез бистәләрендәге әби-бабайларга әфлисуннар тараттылар. Шәрәпов, Сәгыйтов, Шакировларның гаиләләре балаларның бу игелекле эшләренә сөенеп карадылар, рәхмәтле булдылар. Аннан акция шәһәр һәм район администрациясе бинасы янында, Мәдәният йорты, Татарстан мәйданында дәвам итте. Акциядә катнашучылар шәһәрдәшебез, икенче төркем инвалид Әнис Мифтаховның да хәлен белештеләр. "Кешенең әздән дә күңеле була шул", - диде Әнис ага күз яшьләрен тыя алмыйча.

Балалар район һәм шәһәр ветераннар советында да булдылар. Аның рәисе Миргасим Кәримов үзләренең эшләре белән таныштырды, 9 нчы мәктәп коллективына ихлас күңелдән рәхмәтен җиткерде.

Ятим итмик без гомер көзләрен кичерүче өлкәннәребезне, үзебезнең кадер-хөрмәттән, җылы сүздән, ихтирам һәм игътибардан, хәерхаһлы булыйк аларга.

Флера Хәйретдинова, Азнакай 9 нчы урта мәктәп укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 9 нчы мәктәбендә “Әфлисун акциясе” узды