Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 7нче мәктәп укучылары янгын сүндерүче абыйлары янында кунакта булдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Бу көннәрдә Азнакайдагы 7 нче мәктәп укучылары 87 нче янгын сүндерү частендә кунакта булдылар. Аларны дежур каравыл начальнигы Илфак Закиров һәм бүлекчәнең өлкән инспекторы Равил Хөсәенов каршы алды. Янгын сүндерүче абыйлары балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен генә түгел, ә бәлки киләчәктә бу мактаулы һөнәр иясе булу өчен ниләр эшләргә кирәклеген дә...

Бу көннәрдә Азнакайдагы 7 нче мәктәп укучылары 87 нче янгын сүндерү частендә кунакта булдылар. Аларны дежур каравыл начальнигы Илфак Закиров һәм бүлекчәнең өлкән инспекторы Равил Хөсәенов каршы алды. Янгын сүндерүче абыйлары балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен генә түгел, ә бәлки киләчәктә бу мактаулы һөнәр иясе булу өчен ниләр эшләргә кирәклеген дә өйрәттеләр. Аның өчен яхшы физик әзерлектә булу гына җитми, ә бәлки бик яхшы укырга да кирәк. Соңыннан укучылар янгын техникасы һәм җиһазлары белән дә таныштылар. Янгын сүндерү машиналарына утырып, абыйларының киемнәрен киеп карап, үзләрен чын көрәшчеләр итеп тә тойдылар. Экскурсия барышында укучылар беренчел янгын сүндерү чаралары белән таныштылар, ашыгыч хезмәт телефоннарын истә калдырдылар. Мондый чаралар укучыларда киләчәк һөнәрләрен сайларга да ярдәм итә, диләр чараны оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев