Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 5 нче мәктәбенә янгынчылар десанты төште

Шәһәребезнең 5 нче мәктәбенә янгынчылар десанты төште. 24 нче янгын часте начальнигы урынбасары Александр Никулин, инспектор Равил Хөсәенов, инженер Рөстәм Галләмов укучыларга янгыннан саклану кагыйдәләрен аңлатып, алар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү алып бардылар. Янгын афәте туганда үзеңне ничек тотарга, ниләр эшләргә кирәклеге турында бик истә калырлык итеп эшләнгән буклет...

Шәһәребезнең 5 нче мәктәбенә янгынчылар десанты төште. 24 нче янгын часте начальнигы урынбасары Александр Никулин, инспектор Равил Хөсәенов, инженер Рөстәм Галләмов укучыларга янгыннан саклану кагыйдәләрен аңлатып, алар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү алып бардылар. Янгын афәте туганда үзеңне ничек тотарга, ниләр эшләргә кирәклеге турында бик истә калырлык итеп эшләнгән буклет аларны бер кызыксындырса, икенчесе - янгын сүндергечләрне кулларына тотып карап, аларны кулланырга өйрәнү булды.

-Теорияне белү кирәк, ә менә балаларның барсы да янгын сүндерү чараларыннан дөрес файдалана белмәскә дә мөмкин. Әлбәттә, аларны моңа да өйрәтү мөһим, - ди Александр Никулин.

Укучыларга бу очрашу гаять ошады. Сорауларны да бер-бер артлы тезделәр генә. Малайларның берсе үзенең янгын шаһиты булуын да зур дулкынлану белән сөйләп алды. Әнә шулай йөз кат ишеткәнче, бер күрүең яхшырак, дигәннән чыгып, янгын сагы хезмәткәрләре мәктәптә бик файдалы практик дәрес үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 5 нче мәктәбенә янгынчылар десанты төште