Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Азнакайнефть"операторларны GPS навигация системасы белән тәэмин итте

Күптән түгел "Азнакайнефть" идарәсе хезмәт коллективының 2013 елда хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә эш йомгаклары һәм 2014 елга куелган бурычлар буенча еллык конференциясе узды. Анда "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең сәнәгый хәвефсезлек начальнигы урынбасары Рәфыйк Минаҗев, барлык цех һәм бүлек җитәкчеләре, урыннарда хезмәт куркынычсызлыгына күзәтчелек итүчеләр һәм җаваплылар, профсоюз лидерлары...

Күптән түгел "Азнакайнефть" идарәсе хезмәт коллективының 2013 елда хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә эш йомгаклары һәм 2014 елга куелган бурычлар буенча еллык конференциясе узды.

Анда "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең сәнәгый хәвефсезлек начальнигы урынбасары Рәфыйк Минаҗев, барлык цех һәм бүлек җитәкчеләре, урыннарда хезмәт куркынычсызлыгына күзәтчелек итүчеләр һәм җаваплылар, профсоюз лидерлары катнашты. Доклад белән идарәнең баш инженеры Расих Фәйзуллин чыкты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, идарәдә хезмәтне саклау һәм сәнәгать, янгын чыгу куркынычына каршы даими эш алып барылган.


Хезмәт шартларын яхшырту максатыннан эшчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүче максатчан техник һәм профилактик чаралар үткәрелгән. Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе буларак, куркынычлы производство объектларында эш барышында зур аварияләр, янгын чыгу очраклары күзәтелмәгән.
Җитештерү өлкәсендә 2006 елдан 2012 елга кадәр травма алу очрагы булмаган. Бәхетсезлек очракларына каршы комплекслы чаралар үткәрелеп торуга карамастан, узган елның мартында скважиналарга җир асты ремонты ясау цехының тәҗрибәле өлкән операторы вагон-өйнең саклавыч тросын ычкындырганда кулын җәрәхәтли. Тикшерүчеләр тарафыннан бәхетсезлекнең җиңел очрагы дип бәяләнсә дә, бу - коллектив өчен "кара тап".


Узган ел хезмәтне саклау чараларына 25 млн сумнан артык акча тотылган, шул исәптән Килешү нигезендә хезмәтне саклау өчен 12 мең сум, хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү өчен 11 122 мең сум, 1072 кешенең эш урыннарын аттестацияләү өчен 3156 мең сум, сөт белән тәэмин итү, куркыныч объектларны иминиятләштерү һәм башка чаралар өчен тагын 7,4 млн сум акча тотылган. Перспектив планда каралган янгын куркынычсызлыгына кагылышлы 17 чара үткәрелгән, янгынны булдырмау өчен планда каралган 32 794 млн сум урынына 47 616 млн акча кирәк булып чыккан.


Ел әйләнәсенә янгын чыгу куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен электр челтәрләрен тикшерү буенча рейдлар оештырылган, ут кулланып эшләгән вакытта административ, көнкүреш объектлары даими тикшерелгән. Янгын чыга калса, анда эшләгән персоналны бинадан чыгару, яз-җәй янгын куркынычы вакытларында нефть чыккан, нефтьне хәзерләгән объектларны су белән тәэмин итүгә кагылышлы өстәмә тикшерүләр үткәрелгән, янгын сүндерү җайланмаларын кат-кат тикшерү эшләре башкарылган.


"Азнакайнефть" идарәсендә производствода аеруча куркыныч эшләрне башкару өчен бирелгән наряд-рөхсәтләрне тикшерүнең электрон системасы үзләштерелде һәм ул уңышлы гына эшләп килә. Бу бигрәк тә Актүбә цехлары һәм объектлары өчен уңайлы. Электрон документ баш инженерга яки ЦИТС җитәкчесенә килеп кергәнче иң элек, ОБПи ОТ һәм 24нче янгын сүндерү частенда тикшерү уза. Тик менә бүгенге көнгә кадәр раслау өчен электрон имза кую мәсьәләсе югарыдан хәл ителмәве кулны тота икән.


Тагын бер яңалык - операторларның кайдалыгын белү һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен күп функцияле интеллектуаль спутник ярдәмендә хәрәкәт итүче GPS навигация системасы кулланыла башлау. Бу бигрәк тә һава торышы начар булганда бик мөһим. Маршрут буенча хәрәкәт итүче операторны җитәкчеләр көннең теләсә-кайсы вакытында, элемтәгә чыкмаган очракта да тикшерергә мөмкин.


Тикшерү дигәннән, күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр дә даими булып торган. Узган ел 1 апрельдән 26 апрельгә кадәр НГЧИ объектларын республика буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм аның Әлмәт территориаль бүлеге, җәйге чорда - Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы арендага алган урман участокларында янгын куркынычсызлыгының үтәлеше буенча планлы күчмә тикшерү уздырган. Ачыкланган барлык җитешсезлекләр төзәтелгән. Узган елның октябрендә лицензион таләпләрнең үтәлеше буенча Ростехнадзор Үзәк аппараты тикшерү барышында "Азнакайнефть" идарәсе буенча 23 кисәтү ясала, шуларның 6 сы инде үтәлгән, калганнарына үтәү өчен чаралар планы, вакыты һәм җаваплы кешеләр билгеләнгән. Тик өстәмә финанслаусыз аны үтәп чыгу авыр дип белдерде докладчы.


Безнең иң зур байлыгыбыз - кешеләр, шуңа да коллектив әгъзаларының сәламәтлеген кайгырту алгы планда. Узган отчет елында 832 кеше медицина күзәтүе үтә, шуларның 232се - хатын-кыз. Тикшерү барышында 214 кешегә санатор-курорт дәвалану курсы үтәргә кирәклеге ачыклана.
Агымдагы елда эш урыннарын аттестацияләү йомгакларын SAP R3 гә тулысынча кертеп бетермәү аркасында медицина тикшерүе үтү документларын формалаштыру тоткарлана икән. Бүгенге көндә барлыгы 200 кешенең эш урыны гына (19%) кертелгән.


Хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен шул кадәр акча, хезмәт куюга карамастан, җитешсезлекләр бар. Димәк, эшлисе эшләр, чишеләсе проблемалар күз уңыннан читкә китәргә тиеш түгел. Бу мәсьәләдә "Татнефть" ААҖ УПБ һәм ОТ начальнигы урынбасары Рәфыйк Рәис улының да фикере катгый. Ул да һәр кеше үзендә ныклы җаваплылык тоярга, вазифасын тиешенчә башкарырга тиеш дип кисәтте чыгышында.


Көн тәртибендә 24 нче янгын сүндерү часте җитәкчесе урынбасары Александр Никулин, җир асты ремонты цехы җитәкчесе урынбасары Павел Кузнецов, ЦКППН җитәкчесе урынбасары Нәфис Җиһангиров, 3 нче нефть һәм газ чыгару цехы җитәкчесе Рәис Исмәгыйлев үз чыгышларында коллективларында хезмәт куркынычсызлыгына, янгынга каршы оештырылган чараларга һәм эшләнгән эшләргә тукталдылар, алда торган планнарны һәм проблемаларны яктырттылар.


Конференциянең соңында "Хезмәт куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча иң яхшы оештыручы", "Куркынычсыз хезмәт өчен" стена гәҗите һәм "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкил" дигән смотр-конкурста җиңүчеләр бүләкләнде.

Нәфис Әхмәт, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: