Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакайнефть” идарәсе объектында янгын "чыкты"

...Көндезге сәгать унда, һич көтмәгәндә, «Азнакайнефть» идарәсенең Павловка товар паркының янгынга каршы приборлары хәрәкәткә килде. "Ут чыганагы" "бишмеңле" дип йөртелгән нефть чанында булып чыкты. "Хәвеф" урынына иң беренче булып парк янәшәсендәге 24нче ЯЧ янгын сүндерү посты бүлекчәсе командасы килеп җитте. Ул санаулы секундлар эчендә резервуарга зур басымда су сиптереп, резервуарның...

...Көндезге сәгать унда, һич көтмәгәндә, «Азнакайнефть» идарәсенең Павловка товар паркының янгынга каршы приборлары хәрәкәткә килде.

"Ут чыганагы" "бишмеңле" дип йөртелгән нефть чанында булып чыкты. "Хәвеф" урынына иң беренче булып парк янәшәсендәге 24нче ЯЧ янгын сүндерү посты бүлекчәсе командасы килеп җитте. Ул санаулы секундлар эчендә резервуарга зур басымда су сиптереп, резервуарның тышкы ягын суыту эшенә кереште. Ул шартлау куркынычын киметү өчен эшләнә.

Озакламый Карабаш бистәсендәге 21нче янгын часте сугышчылары да килеп җитте. Алар да тиз арада уртак эшкә кушылды. Шул вакыт чан эчендәге газ "тышка бәреп чыга" башлады. Янгынчыларга читкә чигенергә команда бирелде. Ул арада парк биләмәсенә Азнакайдан ике янгын сүндерү машинасы килеп җитте. Соңгылары гадәттәгеләреннән аерылып тора. Алар, озын мачталарын югары күтәреп, нефть җыйгычлар өстенә башта су, аннан күбек коя башлады. Күрелгән җитди чараларга каршы "ут" озак тора алмады, "чигенергә" мәҗбүр булды...

- Янгынга каршы мондый күрсәтмә күнегүләр ел саен, план нигезендә үткәрелә, - ди Азнакайдагы 24нче янгын бүлеге начальнигы урынбасары Александр Никулин.

-Бүгенге өйрәнүләрдә республика тикшерүе белән килгән Федераль янгын сүндерү хезмәте вәкилләре Руслан Гыйрфанов, Владимир Салун, янгынга каршы профилактика отряды җитәкчесе урынбасары Нәсим Әхсәнов та катнашты. Йомгаклау вакытында Нәсим Насихович күзәтелгән кимчелекләр белән бергә уңай якларны да билгеләп үтте. Ул операторларның үз вазифаларын белеп башкаруларын әйтте, штаттан тыш янгын сүндерү берләшмәләренең өлгерлекләрен, күрше подразделениеләр белән үзара аңлашып эш йөртүләрен уңай бәяләде.

Өстәп шуны әйтергә кирәк: комиссия "Азнакайнефть" идарәсе объектындагы янгын сүндерү җайланмаларының, коралларның торышын да уңай бәяләде. Гомумән, өйрәнүләргә "яхшы" билгесен куйды.

Нәфис ӘХМӘТ, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Азнакайнефть” идарәсе объектындагы янгын