Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакайнефть” идарәсе һәм 24 нче янгын часте хезмәткәрләре өйрәнүләр уздырдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.

"Азнакайнефть" идарәсе бинасында янгын булган очракта эвакуацияләү буенча күнекмәләр үтте. Янгын инспекторлары идарә хезмәткәрләренә "янгын булган" бинадан куркынычсыз урынга чыгарга ярдәм итте. Хезмәткәрләр дә югалып калмады, чөнки мондый күнекмәләрне алар 24 нче янгын часте ут сүндерүчеләре белән елга ике тапкыр даими үткәреп торалар. Инспектор Эльвира Сәлимҗанова аппарат хезмәткәрләре сыйфатында төтеннән...

"Азнакайнефть" идарәсе бинасында янгын булган очракта эвакуацияләү буенча күнекмәләр үтте. Янгын инспекторлары идарә хезмәткәрләренә "янгын булган" бинадан куркынычсыз урынга чыгарга ярдәм итте. Хезмәткәрләр дә югалып калмады, чөнки мондый күнекмәләрне алар 24 нче янгын часте ут сүндерүчеләре белән елга ике тапкыр даими үткәреп торалар. Инспектор Эльвира Сәлимҗанова аппарат хезмәткәрләре сыйфатында төтеннән саклану өчен шәхси "коткару" җайланмасыннан файдаланды. Аның ярдәмендә көчле төтендә дә куркыныч түгел. Бинага очраклы гына кереп чыккан инспектор Гөлназ Нигъмәтуллина көчле "төтеннән" саклану өчен гадәти яулык белән авыз борынын каплады.

Штаттан тыш янгынга каршы торучылар кулда булган беренче чаралар белән утны сүндерергә керештеләр. Тревоганың беренче минутларыннан ук 24 нче часть коткаручылары да килеп җитте. Иң беренче эш итеп, ярдәм кирәк булганарны коткаруга керештеләр. Янгынга каршы көрәшүчеләр баскычлар аша кереп, икенче каттагы тәрәзә аша "ут эчендә" калган кызны коткардылар. Зыян күрүче ролендә 24 нче янгын частеннән инженер Ксения Асташина уйнады. 24 нче янгын часте начальнигы урынбасары Александр Никулин өйрәнүләргә нәтиҗә ясады һәм аңа уңай бәя бирде.

24 нче янгын часте мәгълүмат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев