Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар май аенда  пенсияне ничек алачак?

Майда бәйрәмнәр булу сәбәпле, пенсионерларга пенсия түләү графигына үзгәрешләр кертелә.

Бу хакта Азнакай Пенсия фонды идарәсе хәбәр итә.

Почта аша алучыларга акча түбәндәге көннәрдә китерелә:

  • 3-5 май көннәрендә бирелә торган пенсияләр 2 майда, почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимында китереләчәк;
  • 9 май көне китереләсе пенсияне пенсионерлар 7-8 майда алачак;
  • калган көннәрдә пенсияләр графигы буенча, Татарстан почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимын исәпкә алып түләнәчәк.

Кредит оешмалары аша түләнә торган пенсия Һәм башка социаль түләүләр расланган график буенча җибәреләчәк.

Почта элемтәсе аша пенсия алуга кагылышлы сораулар буенча үз участогыгыздагы хат ташучыга, яисә сезгә хезмәт күрсәтүче почта элемтәсе бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

8-800-100-00-00 телефоны буенча Россия Почтасы кайнар линиясенә дә шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев