Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, “Бер минутлык тынлык” акциясенә кушылыйк!

​​​​​​​Быел без 22 июнь – Хәтер көнен 12 сәгать 15 минутта узачак “Бер минутлык тынлык” белән билгеләп үтәбез.

Бу вакыт очраклы гына билгеләнмәгән: 1941 елның 22 июнендә 12 сәгать 15 минутта илебез хөкүмәтенең Советлар Союзына нацистик Германиянең һөҗүме турында гражданнарга мөрәҗәгате игълан ителә.

Акциядә катнашып, барыбыз да сугыш корбаннарының якты истәлеген яңартыйк, аларның рухлары алдында баш иеп, батырлыкларына мәдхия белдерик. Илгә Җиңү яулаган бердәм халыкның каһарманлыгы мәңгелек!

Шушы бер минутка дөньяның бар мәшәкатьләрен туктатып торып, яу кырында һәлак булганнарны бергәләп искә алыйк, хәтерләрне яңартыйк.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев