Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны ялган аракы сатуга битараф булмаска чакырдылар

Эчүчелек бүгенге көндә дә иң кискен проблемаларның берсе булып кала. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алкоголь продукциясен законсыз сату очраклары белән даими көрәш алып бара, спиртлы эчемлекләр сату нокталарында тикшерүләр үткәрә. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин узган киңәшмәләрдә хокук сакчыларына ялган алкоголь продукциясе сату фактлары барлыгы хакында искәртеп, хокук бозучыларның...

Эчүчелек бүгенге көндә дә иң кискен проблемаларның берсе булып кала. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алкоголь продукциясен законсыз сату очраклары белән даими көрәш алып бара, спиртлы эчемлекләр сату нокталарында тикшерүләр үткәрә.


Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин узган киңәшмәләрдә хокук сакчыларына ялган алкоголь продукциясе сату фактлары барлыгы хакында искәртеп, хокук бозучыларның эзенә төшәргә һәм аларны җаваплылыкка тартырга кушкан иде.

Март аенда "Алкоголь" операциясе барышында Оренбург "эшмәкәре"нең Казахстанда җитештерелгән, акциз маркалары булмаган 26 тартма алкогольле эчемлек алып килүе ачыкланган. Шулай ук арзанлыкка алданып, төрле агач бөреләре исемнәре белән аталган, эчәргә яраксыз эчемлекләр белән агулану очраклары да көннән-көн күбәя. Бу уңайдан район башлыгы әлеге золымнан саклап калуда барлык чараларны күрергә чакырды.


Авылларда алкоголь продукциясен сатучы гражданнарны ачыклауда беренче ярдәмчеләр, әлбәттә, җирле үзидарә башлыклары. Полиция начальнигы сүзләренчә, закон бозучылар киләчәктә дә каты контрольдә тотылачак. Агымдагы елда спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше буенча җирлегебездә 13 кеше җаваплылыкка тартылган, аларның өчесе - балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлек саткан өчен.


Марсель Шәйдуллин, әлеге мәсьәләгә нәтиҗә ясап, кисәтү эшен тагын да яхшырту, нәтиҗәле итү бурычын куйды, шәһәр-районда яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвеше белән шөгыльләнүгә актив тарту кирәклегенә басым ясады, сәүдә оешмаларында табыш алкогольле продукциягә корылырга тиеш түгел, үсмергә аракы сату - җинаять, дип белдерде.


Дүшәмбе киңәшмәсендә хәрби комиссар Рәдиф Камалеев ир-егетләрне хәрби исәпкә кую нәтиҗәләре белән таныштырды. Тикшерү үткән 359 егетнең 70е хезмәткә яраксыз дип табылган. Хәрби комиссар сүзләренә караганда, элегрәк авыл егетләренең сәламәтлеге яхшы булса, соңгы елларда нәкъ менә авыл балаларының сәламәтлеге начарланганнан начарлана бара икән.


Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына колачлы әзерлек бара. Әлеге күркәм чарага әзерлек күрсәткечләре буенча Азнакай өлге санала.


- Башкарасы, алда торган мөһим эшләр тагын да күбрәк әле. Өлкәннәргә һәрчак игътибар һәм ихтирам күрсәтергә тиешбез, - дип белдерде район башлыгы.


Бүген һәр предприятие-оешма, учреждениеләрдә ветераннар, тыл фидакарьләре, сугыш чоры балаларына багышланган альбомнар әзерләү бара.


Киңәшмәдә шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек, язгы ташуларны бәла-казаларсыз уздырып җибәрү өчен чаралар күрү, санитар икеайлык һәм башка мөһим мәсьәләләр турында да сүз барды, тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларны ялган аракы сатуга битараф булмаска чакырдылар