Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев кабул итте

Гарип бала тәрбияләгән гаиләләр тормышын күз алдына китерүе дә авыр. (Азнакай, 29 март, Лиза Нурлыева) Газизенең хәлен әз булса да җиңеләйтү өчен ата-ана ничекләр генә бәргәләнми дә, нинди генә бусагаларны таптамый. Депутатлар кабул итүенә дә нигездә менә шундый авыр тормышлы кешеләр килә. Кичә ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевның кабул...

Гарип бала тәрбияләгән гаиләләр тормышын күз алдына китерүе дә авыр.

(Азнакай, 29 март, Лиза Нурлыева) Газизенең хәлен әз булса да җиңеләйтү өчен ата-ана ничекләр генә бәргәләнми дә, нинди генә бусагаларны таптамый. Депутатлар кабул итүенә дә нигездә менә шундый авыр тормышлы кешеләр килә.

Кичә ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевның кабул итүендә булганнарның күбесе инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар иде.

Аларның берләре санаторийда тернәкләнү курслары үтү өчен, икенчеләре өйдә шөгыльләнергә тренажер алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Физик мөмкинлекләре чикле кырыкка якын бала да белем алган мәктәп директоры бинаны алар өчен уңайлы, җылы, якты итү теләге белән яна.

Катлаулы операция таләп ителгән аз керемле пенсионерлар да бар иде депутат ярдәменә өметләнеп килүчеләр арасында.

Актүбәнең әфган сугышы ветераннары клубны ремонтлауда ярдәм кирәк дип килгән.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе депутат яныннан зур канәгатьләнү алып, рәхмәтен әйтеп китте. Рөстәм Нәбиулла улы гозерләрнең берләрен шунда ук хәл итсә, икенчеләрен башта өйрәнеп, иң отышлы, нәтиҗәле ысулны сайлау кирәклеген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев