Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны торак программаларының төрләре белән таныштырдылар

Торак шартларын яхшырту максатыннан, нинди программалар гамәлдә һәм моның өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш? Әлеге сораулар фатир алу һәм яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ азнакайлыларны борчымый калмыйдыр. Укучыларыбызга файдалы мәгълүмат алу өчен район башкарма комитетының торак хисабы һәм бүленеше бүлеге җитәкчесе Нурия Төхбәтуллинага мөрәҗәгать иттек. - Әлеге максаттан күп кенә федераль...

Торак шартларын яхшырту максатыннан, нинди программалар гамәлдә һәм моның өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш? Әлеге сораулар фатир алу һәм яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ азнакайлыларны борчымый калмыйдыр. Укучыларыбызга файдалы мәгълүмат алу өчен район башкарма комитетының торак хисабы һәм бүленеше бүлеге җитәкчесе Нурия Төхбәтуллинага мөрәҗәгать иттек.

- Әлеге максаттан күп кенә федераль һәм республика торак программалары эшләп килә. 2013 елда финанслауның барлык чыганаклары хисабына 104 гаилә үзләренең торак мәсьәләсен хәл итте. Ә Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча районда 2010 елдан башлап 450 ветеран торак шартын яхшыртты. Соңгы өч елда бу уңайдан аеруча зур эш башкарылды. Бүгенге көндә мохтаҗ ветераннарның 98 проценты торак белән тәэмин ителгән. 2013 елда 16 ветеран икенчел торак базарыннан торак алса, өчесе республика социаль ипотека программасы чикләрендә Радужная, 3 адресы буенча төзелгән күпкатлы йорттан алды. Бүгенге көндә 8 Бөек Ватан сугышы ветераны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы торакка субсидия алучылар реестрында исәптә тора.


- Яшьләр өчен нинди программалар гамәлдә?


- Яшьләр өчен ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган "2012-2015 елларда Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы эшли. Аның буенча Азнакай районында 604 гаилә исәптә тора. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә вәкаләтле оешмалар аша торак алу өчен торак бәясенең 35 проценты күләмендә социаль түләүләр алу хокукы бирелә.


Татарстан Республикасының "Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме турында"гы Законы нигезендә мохтаҗ яшьләргә торак 15 ел дәвамында ваклап түләү һәм беренчел взнос кертү шарты белән бирелә. Ваклап түләгәндә, процентлар алынмый. Әлеге программада бер һәм аннан да күбрәк баласы булган яшь гаиләләр (шулай ук тулы булмаган гаиләләр) катнаша ала. Ир белән хатынга 35 яшь тулмаган булырга тиеш. Гаиләнең торакка мохтаҗ булуы, тиешле суммада кредит түләрлек кереме булуы да шарт.


- Республика социаль ипотека программасы турында да сөйләп узсагыз иде.


- Бу торак шартларын яхшыртуда киң кулланылучы, күләмле программаларның берсе. Биредә 7 процент еллык белән 28,5 елга кадәр түләү мөмкинлеге бирелә. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең айлык минималь взносы 3 мең 480 сум тәшкил итә.


Әлеге программада катнашу өчен кайбер шартлар үтәлергә тиеш. Бердән, гаилә түләргә сәләтле, кереме яшәү минимумыннан (5205 сум) ким булмаска; бер гаилә әгъзасына гомуми торак мәйданы 18 кв. метрдан артмаска (программада катнашучы предприятиедә эшләүчеләргә кагылмый) шарт.


Ипотека торагы бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә - 45 процент, социаль ипотеканы финанслаучы оешмаларга - 45 процент, аеруча мохтаҗ гражданнарга 10 процент исәбеннән бүленә. Ипотекага исәпкә алынганнан соң, яшь гаиләдә бала туса, ул торак йортка түләү өчен 200 мең сум күләмендә (әмма түләнмәгән торак мәйданы бәясеннән күбрәк түгел) дәүләт ярдәме ала.


Бүгенге көндә районда әлеге программа буенча бюджет өлкәсендә эшләүче 46 гаилә исәптә тора. 2013 елда бюджет өлкәсендә эшләүче 12 һәм " Татнефть" ААҖннән 43 гаилә торак шартларын яхшыртты.


Социаль ипотека программасы күпбалалы гаиләләргә, ятим балаларга, мәҗбүри күчеп килүчеләргә торак субсидияләре һәм сертификатлар алу өчен төп мөмкинлек булып тора.


ТР Министрлар Кабинетының "Күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә өстәмә чаралар турындагы" карары нигезендә 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр торак сертификатлары ярдәмендә үз хокукларын тормышка ашыралар. Бүгенге көндә шундый 11 гаилә, 80 ятим бала торак сертификатлары алырга теләк белдергән. Узган елда бер ятим балага Яр Чаллы шәһәреннән торак бирелде.


"Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау" федераль законын тормышка ашыру кысаларында узган елда инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләргә 559442 шәр сум күләмендә 7 субсидия бирелде.


- Авылда яшәүчеләр нинди программалардан файдалана ала?


- 2013 елда "2013 елга кадәр авылларның социаль үсеше" максатчан федераль программасы тәмамланды.


2006 елдан башлап торак алу һәм төзү өчен 111 гаилә 96млн.953 мең, шул исәптән узган елда 13 гаилә 10 млн 407 меңнән артык социаль түләү алды.


2014 елдан Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл җирлекләре территорияләренең тотрыклы үсеше" яңа федераль программа гамәлгә керде. Аның төп бурычы авыл халкының, шул исәптән яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү. Әлеге программа нигезендә яшь гаиләләр, яшь белгечләр һәм гражданнарга федераль һәм республика бюджеты хисабыннан торак төзелеше һәм алу өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә.

"Гражданнар" категориясенә 35 яшьтән өлкәнрәкләр, ә "яшь гаилә"гә бер яки аннан да күбрәк баласы булган 35 яшькә кадәрге тулы һәм тулы булмаган гаиләләр керә. 35 яшьтән узмаган, югары (урта, башлангыч) һөнәри белемле, яки соңгы курс студенлары исә "яшь белгечләр" категориясенә керә.

Моның өчен гариза бирүченең авыл җирендә даими яшәве, эшләве һәм торак йортка мохтаҗ булуы шарт. Социаль түләү торак йорт яки төзелешнең 70 процентын тәшкил итсә, 30 процентын программада катнашучы үзе түли. Социаль түләмнәрне гаилә авыл җирендә 5 елдан да артык кулланылышта булмаган йортны сатып алуга, яки торак төзелеше өчен куллана ала.


Яшь гаилә яки яшь белгечнең социаль түләүләрне алганнан соң, хезмәт килешүе буенча аграр өлкәдә 5 ел дәвамында эшләве шарт. Бүгенге көндә районда әлеге программа буенча 27 гаилә исәптә тора.
Биредә авыл башлыкларының да актив булуын, авылдашларына әлеге программалар турында аңлатып торырга кирәклеген искәртәсе килә.


Районыбызда торак мәсьәләсе хәл итмәслек мәсьәлә түгел. Программалар киләчәктә дә гамәлдә. Төрле дәрәҗәдәге бюджетлар хисабына торак программаларын белеп торырга һәм алардан файдалана белергә генә кирәк.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларны торак программаларының төрләре белән таныштырдылар