Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны ни борчый?

Айдар Шәмсетдинов, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе: - Кешеләрнең үз сәламәтлекләре турында кайгыртмаулары мине бик борчый. Күптән түгел генә Кытайда булып кайттык. Анда иртә белән кайда карама йөгерүче, гимнастика ясаучыларны күзәттек. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр актив. Мәктәпләрдә дә тәнәфесләрдә бөтенесе (укучылар, укытучылар) йөгерәләр, физик күнегүләр ясыйлар. Ә без сәламәтлегебез...

Айдар Шәмсетдинов, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе:

- Кешеләрнең үз сәламәтлекләре турында кайгыртмаулары мине бик борчый. Күптән түгел генә Кытайда булып кайттык. Анда иртә белән кайда карама йөгерүче, гимнастика ясаучыларны күзәттек. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр актив. Мәктәпләрдә дә тәнәфесләрдә бөтенесе (укучылар, укытучылар) йөгерәләр, физик күнегүләр ясыйлар. Ә без сәламәтлегебез турында авыргач кына уйлый башлыйбыз һәм табибларны гаеплибез. Үз сәламәтлегең турында яшьтән үк кайгыртырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген онытабыз.

Рәйсә Хәбибуллина, шәһәрдә яшәүче:

- Кибетләрдә еш кына сыйфатсыз азык-төлек сатыла. Мәсәлән, кабыгында кара таплары булган алмаларны күрергә була. Телевизордан бер көнне мондый алмаларның сәламәтлеккә зыянлы булуы турында сөйләделәр. Башка төр сыйфатсыз азык-төлек тә очраганы бар. Нигә аларны санэпидемиология хезмәткәрләре тикшерми икән?

Шәмсенур Хәбибуллина, Хәсәнов урамы, 1 нче йортта яшәүче 1 нче төркем инвалид:

- Мин бик каты авырыйм. Күрше фатирларның кайсындадыр бик нык шаулыйлар, тынычлыгымны бозалар. Нигә әзрәк күршеләре хакында уйламыйлар икән?

Зөлфия Шәрәфиева, Камышлы авылы:

- Безнең авылда түбән очта яшәүчеләр суга рәхәтләнәләр, кирәксә-кирәкмәсә агызалар. Ә югары очта яшәүчеләр сусыз интегә. Арада 80 яшьлек әбиләр дә бар. Сак кына тотсалар, барчабызга да җитәр иде. Түләүле булса, суны кадерсез тотмаслар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларны ни борчый?