Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны ни борчый?

Рәфис Миңнеханов, районның физкультура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе: - Яшьләрнең, бигрәк тә авыл җирлекләрендә, спиртлы эчемлекләр кулланып, юкка чыгуы зур борчу тудыра. Аракы эчү, тәмәке тартуның яман гадәт булуын һаман да аңламыйлар. Ул киләчәктә гаиләдә дә, балада да чагылыш таба бит. Район күләмендә бик күп спорт чаралары үткәрелә, менә...

Рәфис Миңнеханов, районның физкультура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе:
- Яшьләрнең, бигрәк тә авыл җирлекләрендә, спиртлы эчемлекләр кулланып, юкка чыгуы зур борчу тудыра. Аракы эчү, тәмәке тартуның яман гадәт булуын һаман да аңламыйлар. Ул киләчәктә гаиләдә дә, балада да чагылыш таба бит. Район күләмендә бик күп спорт чаралары үткәрелә, менә шунда авыл яшьләрен күрү аеруча куанычлы булыр иде.
Мөнирә Яппарова:
- Кайбер авылларда чит ил гражданнары гына яши торган урамнар барлыкка килде. Мигрантлар күп очракта безнең законнар буенча яшәргә теләми. Киләчәктә бу милләтара конфликтлар китереп чыгарырга мөмкин. Чит ил кешеләре белән сөйләшүләр алып барып, ситуацияне каты контрольдә тотарга кирәк.
Миңнегөл Хөсәенова:
- Хәсәнов урамы 20 йортта яшәүчеләр исеменнән шалтыратам. Биш ел элек безнең йортның беренче подъездына домофон куелды. Бу үзебезнең хәвефсезлегебез өчен эшләнде. Ләкин беренче катта яшәүче бер әби ишекне һич кенә дә яптырмый, безнең белән сугышыр дәрәҗәгә җитте. Ишек арасына кыстырырга дип җыйган ташларын машина белән дә түктеләр. Һәрвакыт әйбер кыстыра торгач, домофон ватыла, аны үз акчабызга ремонтлатабыз. Газета аша үзен танып, бәлки оялып куяр.
Әдилә Шакирова:
- Азнакайда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен өстәмә белем бирү учреждениеләре бик аз. Сабыйларның талантларнын ачу, үстерү өчен мөмкинлек юк диярлек. Булганнары да көндез генә эшчәнлек алып бара. 16.00, 17.00 сәгатькә кадәр эштә булганнар нишләргә тиеш? Спорт төрләре буенча кече балалар өчен занятиеләр (мәсәлән, гимнастика, акробатика, көрәш төрләре), рәсем, техник түгәрәкләр ачылса яхшы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларны ни борчый?