Азнакайлыларны Нефтьчеләр урамын төзекләндерү буенча фикер алышырга чакыралар
24 апрель көнне 17.00 сәгатьтә Мәдәни үзәктә (Шәйхетдинов урамы, 6 в йорт) шәһәребезнең Нефтьчеләр урамын төзекләндерү буенча проект семинары уздырыла. Мәгълүм булганча, очрашуның беренчесе 9 мартта уздырылган иде. Анда күп кенә шәһәрдәшләребез катнашып үз тәкъдимнәрен белдерде. 24 апрельдә исә архитекторлар азнакайлыларны проект буенча фикер алышырга чакыра. Нефтьчеләр урамын сез ниниди...
24 апрель көнне 17.00 сәгатьтә Мәдәни үзәктә (Шәйхетдинов урамы, 6 в йорт) шәһәребезнең Нефтьчеләр урамын төзекләндерү буенча проект семинары уздырыла.
Мәгълүм булганча, очрашуның беренчесе 9 мартта уздырылган иде. Анда күп кенә шәһәрдәшләребез катнашып үз тәкъдимнәрен белдерде. 24 апрельдә исә архитекторлар азнакайлыларны проект буенча фикер алышырга чакыра. Нефтьчеләр урамын сез ниниди итеп күрәсез? Анда нинди уңайлыклар җитеп бетми? Чарага килеп, үз сүзегезне җиткерергә онытмагыз. Аларның барсы да проектны эшләгәндә исәпә алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев