Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны ГТО нормаларын тапшырырга чакыралар

Шимбә көнне, ягъни 18 февральдә, "Чатыр-Тау Арена" универсаль спорткомплексында ГТО нормаларын тапшыру буенча спорт чаралары оештырылачак. Бу көнне 18 яшьтән өлкәнрәкләр түбәндәге нормативларны тапшыра ала: пневматик мылтыктан ату, аркага яткан килеш гәүдәне күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, йөзү, тартылу, идәннән этелү, алга бөгелү, Чаңгыда шуу буенча ярышлар шәһәрнең чаңгы базасында барачак....

Шимбә көнне, ягъни 18 февральдә, "Чатыр-Тау Арена" универсаль спорткомплексында ГТО нормаларын тапшыру буенча спорт чаралары оештырылачак.

Бу көнне 18 яшьтән өлкәнрәкләр түбәндәге нормативларны тапшыра ала: пневматик мылтыктан ату, аркага яткан килеш гәүдәне күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, йөзү, тартылу, идәннән этелү, алга бөгелү, Чаңгыда шуу буенча ярышлар шәһәрнең чаңгы базасында барачак.

Теркәлү 9.00, спорт чаралары - 10.00 сәгатьтә башлана. ГТО нормаларын тапшыру өчен gto.ru сайтында теркәлү үтеп, шәхси номерга ия булырга кирәк, ул 11 саннан тора. Аннан башка ярышларда катнашып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев