Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларга "Ришвәт биргәннәре булдымы?" дигән сорау бирдек

Заманасына күрә яманлыклары да яңара тора. Шуларның берсе - ришвәтчелек. Җәмгыятьтә ничә еллар буена аңа каршы көрәш алып барырга тырышсак та, әлегәчә җиңә алганыбыз юк. Бу яманлыкның да яшеренгән әллә нинди алымнары өскә калка. Шәһәрдәшләребезгә: "Сезнең ришвәт биргәнегез булдымы?" - дигән сорау биреп карагач, шундый фикергә килдек. Гөлия Хисамова, 50...

Заманасына күрә яманлыклары да яңара тора. Шуларның берсе - ришвәтчелек. Җәмгыятьтә ничә еллар буена аңа каршы көрәш алып барырга тырышсак та, әлегәчә җиңә алганыбыз юк. Бу яманлыкның да яшеренгән әллә нинди алымнары өскә калка. Шәһәрдәшләребезгә: "Сезнең ришвәт биргәнегез булдымы?" - дигән сорау биреп карагач, шундый фикергә килдек.

Гөлия Хисамова, 50 яшь:

-ЮХИДИ инспекторлары ришвәт алуның нинди генә алымнарын кулланмый! Беркөннәрдә башкалага баргач, драмтеатр ягыннан кайтып киләбез, тизлек тиешенчә, бернинди кагыйдә бозу юк, тиктомалдан инспекторлар туктатты. Минем руль артында беренче ел гына йөрүем түгел, сәбәбен сорадым. Бәйләнер җир тапмагач, документлар тикшерәбез, дигән булдылар. Икенчесендә көпә-көндез туктатып, номерның, фараларның чисталыгын караган булдылар. Үзләре алдында "җебеп" тормаганга, югалып калмаганга ачулары килүе тышка ук бәреп чыккан иде.

Кеше күп йөрмәгән җирдә, аулак урында торып, тиктомалдан машиналарны туктатучы инспекторларның шул ук бер кешеләр булуы, бер урында торуы сагайта да инде. Руль артында тәҗрибәсез яшь кеше, я булмаса үзен яклый алмаган нәфис затларның берсе утырса, алардан ришвәтне ала тек ала инде алар, чөнки йөзләренә "язылган".

Зиннур Гыйльфанов, эшмәкәр:

-Бизнесында сыңар санлы меңнәр генә "әйләнгәләгән" кече һәм урта эшмәкәрлектә ришвәтчелек була алмый. "Тиеннәр" белән "бәйләнеп", кемнең үзен юкка чыгарасы килсен?! Ә менә уннарча миллионнар белән эш итүчеләр арасында ришвәтчелек юктыр дип әйтә алмыйм. Үзем беркайчан да беркемгә дә "взятка" бирмәдем дә, алмадым да, бу яктан җан тыныч.

Хәмит Ихсанов, бюджет өлкәсе хезмәткәре:

-Башкалада элегрәк бер операция ясатырга туры килде. Хирург биргән акчадан баш тартмады, шулай тиеш кебек, рәхмәтен дә әйтми кесәсенә салып куйды. Ә узган ел республика клиник сырхауханәсенә баргач, мине карап, диагноз куйган табибка "кечкенә презент" тәкъдим итүемә үкенеп бетә алмадым. Ул катгый баш тартып кына калмады, бу гамәлем өчен мине бик нык оялтты да. Менә бит, кем ничек инде. Ришвәт биреп, аларны үзебез үк бозабыз, аны "эпидемия"гә әйләндерүдә үзебез гаепле.

Ләйсирә Шәрифуллина, 68 яшь:

-Әй, апаем, ришвәтчелекнең беткәне дә, бетәсе дә юк. Бирсәң, алырга гына торалар. Чит берәр шәһәрдәге медицина үзәгенә барасы булсаң бигрәк яман. Юлланма белән, бушлай дигәненә барсаң да әле берсенең, әле икенчесенең кесәсенә "төртергә" кирәк. Караулары бөтенләй башка инде, санитарына хәтле шуны көтә.

Әйе, Ләйсирә ханым кебек биреп торучылар булганда, алучысы һәрчак табыла. Ә сезнең фикер ничек? Ришвәтнең тамырына балта чабып була дип уйлыйсызмы? Моның өчен нишләргә кирәк? Фикерләрегезне көтәбез.

Шәһәрдәшләрне Лиза Нурлыева сораштырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларга "Ришвәт биргәннәре булдымы?" дигән сорау бирдек