Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Ураза гаетен зурлап каршылады

Гает иртәсендә шәһәребез мөселманнары үзәк Ак мәчеткә ашыкты. Һәркемнең бәйрәм намазын укып, кардәшләрен изге Рамазан ае тәмамлану белән тәбриклисе килә иде. Азнакайлыларны Ураза гаете белән депутатлар һәм районыбыз җитәкчеләре исеменнән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады, имин, бәрәкәтле тормыш теләде. "Изге эшләрне Рамазан аенда гына түгел, ел дәвамында башкарырга...

Гает иртәсендә шәһәребез мөселманнары үзәк Ак мәчеткә ашыкты. Һәркемнең бәйрәм намазын укып, кардәшләрен изге Рамазан ае тәмамлану белән тәбриклисе килә иде.

Азнакайлыларны Ураза гаете белән депутатлар һәм районыбыз җитәкчеләре исеменнән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады, имин, бәрәкәтле тормыш теләде. "Изге эшләрне Рамазан аенда гына түгел, ел дәвамында башкарырга кирәк", - дип ассызыклады. Ак мәчеткә капиталь ремонт ясауда ярдәм күрсәткән һәр оешмага, шәхси эшмәкәргә, азнакайлыга рәхмәт белдерде.

Азнакай имам-мөхтәсибе Әмирҗан хәзрәт Якупов туры юлдан тайпылмыйча, өммәтебезне татулыкта яшәргә чакырды: "Тоткан уразаларыбыз, саваплы гамәлләребез кабул булсын. Гаетләрдә бергә булган кебек, җәннәттә дә күрешергә насыйп булса иде", - дип дога кылды. Барча мөэмин сафларны тигезләп, Гает намазын укыды, мәчет тутырып бәйрәм тәкъбире ягырады, Коръән аятләре укылды, зикер әйтелде.

Мөселманнарның олуг бәйрәме шәһәребезнең Р.Ишкәев исемендәге мәдәният һәм ял паркында дәвам итте. Ураза гаете белән аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев тәбрикләде. Әмирҗан хәзрәт Якупов һәм Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов Рамазан аеның бәрәкәтләре турында вәгазь сөйләде.

"Азнакайда яшәүче актив мөселманнарның әлеге бәйрәмне шәһәр күләмендә оештыру башлангычын район җитәкчелеге, мөхтәсибәт хуплады. Районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллин, иганәчеләр - предприятие, оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, аерым мөселман кардәшләр зур ярдәм күрсәтте. Аларның һәммәсенә Аллаһның рәхмәте яусын", - дип теләде оештыручыларның берсе Азат Шиһабетдинов.

"МППБиО" ҖЧҖ бәйрәм уңаеннан балаларга аттракционнарда атынырга 500 билет бүләк итте. Егетләр 4 казан тутырып кайнар, майлы пылау пешергән иде. Халык аны мактый-мактый сыйланды, эчемлекләр, татлы ризыклар да бушлай булды.

- Азнакайда Ураза гаете беренче тапкыр шундый зур масштабта үткәрелә. Оештыручылар олысының да, кечесенең дә күңелен күрә белделәр. Дин яшәсә, милләтнең киләчәге өметле, дип борынгылар юкка әйтмәгән, - дип искәртте тәрбияче булып эшләүче Алсу Газизова.

- Кеше күп, сабыйлар рәхәтләнеп күңел ача. Балалар иҗат үзәге һәм Мәдәният сарае хезмәткәрләре кызыклы уеннар, ярышлар әзерләгән. Беркем дә бүләксез калмады, - ди Алсу ханым Шакирова.

Илгизә апа Шәмсетдинова яшьләрне мактарга ашыкты: "Динебез яшәрә, алдан йөручеләр дә - яшьләр. Выкыт, көчләрен кызганмыйча, нинди күркәм бәйрәм оештырганнар".

- Мондый чаралар дәвамлы булсын иде. Мөселман халкының олуг бәйрәменә зур игътибар бирелүенә ихластан куандым. Борынгы бабарларыбызның гореф-гадәтләрен яңартып, без тарихыбызга хөрмәт күрсәтәбез. Бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган. Көне дә сорап алган кебек кояшлы, җылы, - дип үз фикере белән уртаклашты Виктория Галимова.

Оештыручылар махсус бәйрәм символы - шәһәребезнең өч мәчет сурәте төшкән, Коръән аяте язылган магнитлар таратты. Азнакай мөселманнары Исламның миһербанлылыкка, сабырлыкка, мәрхәмәтлелеккә, дуслыкка, бердәмлеккә чакыручы дин булуын гамәлдә исбатладылар.

Айгөл ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Ураза гаетен зурлап каршылады