Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар "Татнефть" ААҖ оештырган осталык бәйгесендә җиңү яулады

"Татнефть" ААҖнә караган нефть һәм газ чыгару идарәләре, сервис һәм идарәче компанияләренең иң яхшы яшь эшчеләре командалары арасында Нефтьчеләр көне уңаеннан ел да уздырыла торган осталык бәйгесе бу юлы да "Елховнефть" идарәсенең өйрәнү полигонында үтте. Быел ул Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланды. Һөнәри ярышлар инде кырык елдан артык уздырылып килсә...

"Татнефть" ААҖнә караган нефть һәм газ чыгару идарәләре, сервис һәм идарәче компанияләренең иң яхшы яшь эшчеләре командалары арасында Нефтьчеләр көне уңаеннан ел да уздырыла торган осталык бәйгесе бу юлы да "Елховнефть" идарәсенең өйрәнү полигонында үтте. Быел ул Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланды.

Һөнәри ярышлар инде кырык елдан артык уздырылып килсә дә, аның төп юнәлешләре үзгәрешсез калды. Ул - хәзерлекне сынау, үзара аралашу, алдынгы тәҗрибә уртаклашу, нефтьче һөнәрен олылау һәм данлау.

...Бәйрәм башлануын белдереп, фанфара авазлары яңгырады. Сәхнәгә "Татнефть" ААҖ җитәкчеләре күтәрелде. Күпьеллык гадәт буенча, беренче котлау сүзе баш инженерга бирелде. Наил Ибраһимов һөнәри конкурсларның елдан-ел камилләшүен бәян итте һәм аларның дистә еллар буена тупланган алдынгы тәҗрибәне киләчәк буыннарга җиткерү юлында иң уңайлы һәм нәтиҗәле ысул булуын белдерде.

Бүген "Татнефть" ААҖндә 30 меңгә якын яшь кеше хезмәт куя. Бу - оешкан зур көч.

Күптән килгән традиция буенча, беренче чиратта, узган елның "Иң яхшы структур подразделениесе" номинациясе буенча барган ярышка йомгак ясалды. Монысы - җиңүче предприятиеләрне ачыклау өчен иде. Бу мизгел, минемчә, бәйрәмнең иң югары ноктасы, иң дулкынландырганы булгандыр, мөгаен. Дүртенче ел рәттән инде "Елховнефть" идарәсе иң алдынгы дип табылды. Икенче төркем предприятиеләре арасында үзебезнең район җирлегендә эшчәнлек итүче "Татнефть"-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ җиңү яулады. Аларга Мактау грамоталарын генераль директор Шәфәгать Тәхаветдинов тапшырды.

Әлеге чараның мәртәбәле кунагы ТР Премьер-министры Илдар Халиков яшь нефтьчеләрне якынлашып килүче истәлекле даталар белән тәбрик итте, уздырыла торган конкурсларның әһәмиятен югары бәяләде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләве буенча ул бер төркем нефтьчегә РФ һәм ТРның Дәүләт бүләкләре - орден-медальләр һәм Мактаулы исемнәрнең күкрәк билгеләрен тапшырды. Олы кунактан соң бүләкләүләр дәвам итте.

...Ә бу вакытта яшьләрнең һөнәри осталыкка ярышлары дәвам итте, җанатарлар тавышыннан мәйдан гөрләп торды. Бу юлы да "Татнефть"-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ азнакайлылар дәрәҗәсен саклап, данын яклап калды. Аның 4 нче (Җәлил) цехыннан мастер Рамил Минһаҗев җитәкләгән, составында бораулаучы Марат Шакиров, аның ярдәмчесе Рәмзис Ризванов, күтәрткеч машинисты Марат Садыйков булган скважиналарга капиталь ремонт ясау вахтасы призлы икенче урынны яулады.

Нәфис ӘХМӘТ

Рамил Солтангиров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар