Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар “Татарстан Республикасының тыл батырлары” китабына мәгълүмат туплый

ТР Министрлар Кабинетының Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) Республика хезмәтчәннәре куйган фидакарь хезмәтне мәңгеләштерү турындагы күрсәтмәсе нигезендә "Татарстан Республикасының тыл батырлары" дип исемләнгән хәтер китабы төзелә. Китапка тәкъдим ителүчеләр исемлегенә 1941 елның 22 июненнән алып 1945 елның 9 маена кадәр, 6 айдан күбрәк эшләгән, шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы...

ТР Министрлар Кабинетының Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) Республика хезмәтчәннәре куйган фидакарь хезмәтне мәңгеләштерү турындагы күрсәтмәсе нигезендә "Татарстан Республикасының тыл батырлары" дип исемләнгән хәтер китабы төзелә.

Китапка тәкъдим ителүчеләр исемлегенә 1941 елның 22 июненнән алып 1945 елның 9 маена кадәр, 6 айдан күбрәк эшләгән, шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы елларында куйган фидакарь хезмәтләре өчен "Социалистик Хезмәт Герое" исеменә лаек булучылар, СССРның Ленин, "Почет Билгесе", Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, "Хезмәттәге батырлык өчен" ("За трудовое отличие"), "Хезмәттәге фидакарьлек өчен" ("За трудовую доблесть"), "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медальләре белән бүләкләнүчеләр кертелә.

Сугыштан соңгы елларда Җиңү өчен тылда хезмәт куйган барлык кешегә дә әлеге бүләкләр бирелмәде. Бу мәсьәлә буенча халыктан кергән күп санлы мөрәҗәгатьләрне искә алып, 1980-1990 елларда СССР Верховный Советының Дәүләт бүләкләре буенча комиссиясе әлеге медальләргә лаек булган тыл хезмәтчәннәренә, медаленнән башка гына, аның таныклыгын тапшырды.

Китапка исемнәре кертелүчеләр арасында СССР, РСФСР, башка союздаш республикалар тарафыннан сугыш елларында тылдагы хезмәт батырлыклары өчен бирелгән мактаулы исемнәргә, Мактау грамоталары, дипломнар, күкрәк һәм мактау билгеләренә лаек булучылар һәм бүләкләрне СССРның башка республикаларында, өлкәләрендә торганда алган һәм бүгенге көндә Татарстанда яшәүчеләр дә бар.

Хөрмәтле райондашлар!

Үзегезнең исемне хәтер китабына кертү өчен сездән 2013 елның 15 декабренә кадәр бүләкләнү турындагы документларның ксерокүчермәсен, үзегез турындагы тулы мәгълүматны Азнакай муниципаль район башкарма комитетының архив бүлегенә китерүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар “Татарстан Республикасының тыл батырлары” китабына мәгълүмат туплый