Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар су белән сакчыл файдалануга карамастан, азрак түли башламадылар

ОДН сүзе хәзер Азнакай халкы сөйләшкәндә иң еш куллана торган сүзтезмә дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки фатир хуҗалары җилкәсенә авыр йөк булып төште ул. Су белән сакчыл файдалануыңа карамастан, исәпләгеч күрсәткечләре кырында аннан күбрәк күләмдә ОДН өчен түләү килсен әле?! Нәкъ менә шул саннарның каян килеп чыгуын ачыклар өчен сишәмбе...

ОДН сүзе хәзер Азнакай халкы сөйләшкәндә иң еш куллана торган сүзтезмә дисәк тә ялгыш булмас.

Чөнки фатир хуҗалары җилкәсенә авыр йөк булып төште ул. Су белән сакчыл файдалануыңа карамастан, исәпләгеч күрсәткечләре кырында аннан күбрәк күләмдә ОДН өчен түләү килсен әле?! Нәкъ менә шул саннарның каян килеп чыгуын ачыклар өчен сишәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендәге комиссия "Жилсервис" торак милекчеләре идарәсенә караган Юбилейная урамындагы 8 нче йорт фатирларына рейд белән чыкты.

Аның составында шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы Департаменты начальнигы Руслан Мөгътәсимов, Бердәм исәп-хисап үзәге җитәкчесе Марат Авзалов, "Жилсервис" ТСЖ җитәкчесе Руслан Гәрәйшин, ширкәт инженер, инспекторлары да бар иде.

Җитәкче-белгечләр әйтүенчә, ОДНның зур суммада килүенең сәбәпләре түбәндәгеләр: халык хисаплау приборларының күрсәткечен ким итеп бирә; бер кеше пропискада булып та, анда биш-алты кеше яши; кайберәүләр, приборларның әйләнешен киметү яки туктату максатында, төрле кулланмалардан файдалана.

Комиссия 8 нче йортта ОДН барлыкка килүнең төп сәбәбен ачыкларга тырышты. Монда аның күләме бик югары булуын ТСЖ хезмәткәрләре дә, яшәүчеләр үзләре дә билгеләп үтте. Әлеге йорттагы һәрбер фатирга кереп, шәхси хисап приборлары күрсәткечләре, аларның төзеклеге тикшерелде.

Бер фатирда су исәпләү приборына магнит куеп, шул рәвешле аның әйләнешен туктату факты да ачыкланды. "Әлеге магнитны күргәнем юк иде, кем куйганын белмим", - дигән җаваптан соң, комиссия әгъзалары аптырап калды. Монда яшәүче ханымның башкаларга карата ваемсызлыгы барысын да шаккатырды. Ә бит ул су өчен аның күршеләре, йортта яшәүче башкалар түли! Күршең кесәсенә керү хаклымы? Ни өчен әле син агызган су өчен башка кеше артык акча чыгарып салырга тиеш?

Бу көнге тикшерү нәтиҗәләре буенча 21 акт төзелеп, Бердәм исәп-хисап үзәгенә тапшырылды. Фатирлардагы счетчикларны карап йөргәндә аларның төзексез булганнары ачыкланып, 26 августка кадәр алыштырырга кушылды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, "Жилсервис" ширкәте тарафыннан ел башыннан мондый төр тикшерү шактый йортта үткәрелгән һәм алар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар су белән сакчыл файдалануга карамастан, азрак түли башламадылар