Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, социаль пакеттан баш тартып отасыңмы, әллә отыласыңмы?

Егыласымны белгән булсам, алдан салам җәеп куйган булыр идем, диләрме әле? Гөлсәрия апа үзендә шикәр чире икәнен күптән түгел генә белгән. Хәле ярыйсы, шөкер. Тик менә көн дә кирәкле даруларны алырга акча җиткерүе генә бер бәла. Югыйсә, аңа дәүләттән социаль пакет тиеш. Әмма киләчәкне уйламый, үзе теләп баш тартырга өлгергән...

Егыласымны белгән булсам, алдан салам җәеп куйган булыр идем, диләрме әле? Гөлсәрия апа үзендә шикәр чире икәнен күптән түгел генә белгән. Хәле ярыйсы, шөкер.

Тик менә көн дә кирәкле даруларны алырга акча җиткерүе генә бер бәла. Югыйсә, аңа дәүләттән социаль пакет тиеш. Әмма киләчәкне уйламый, үзе теләп баш тартырга өлгергән шул ул алардан. Бушлай бирелә торган социаль хезмәтләр урынына акчасын алырга булган, гариза да язган. Хәзер үкенә. Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авыру дару алырга карар итә икән, ул 1 октябрьгә кадәр пенсия бүлегенә барып гариза язарга тиеш.

- Соңгы арада яман шеш, шикәр диабеты авырулары халык арасында аеруча ешаеп китте. Кирәкле даруларның бәясе бик кыйммәт. Күпләр ташламага дару алуның мәшәкатьле булуыннан зарлансалар да, ул бит бушка алу. Айлык пенсияне нәрсәгә генә җиткерәсең соң? Дарусыз бер сәгать тора алмаучылар бар бит. Соцпакеттан һич кенә дә баш тартырга ярамый икән, иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми, - ди укучыбыз Гөлсәрия апа.

Хастаханәләрдә дә даими аңлату эшләре алып барыла.

2016 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 7 процентка артты. Хәзер ул 995 сум 23 тиенне тәшкил итә. Аның 766 сумы кирәкле медикаментлар бирү, 118 сумы шифаханәләргә юллама алу, 110 сумы бушлай юлда йөрүне тәэмин итү өчен каралган.

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, социаль пакеттан баш тартып отасыңмы, әллә отыласыңмы?