Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар санкцияләрдән курыкмый

Россиягә кайбер чит илләрдән азык-төлек кертү 1 елга чикләнде. Әлеге санкция безнең тормыш-көнкүрешкә ничек тәэсир итәр, көн дә хаҗәт ризыкка кытлык тумасмы? Азнакайлыларның бу мәсьәләгә карашы белән кызыксындык. Илдар Вәлиәхмәтов, нефть тармагы эшчесе: - Шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чыктык. Тавыкларга бодай кирәк иде. Бодаен да алдык, кыш буена җитәрлек...

Россиягә кайбер чит илләрдән азык-төлек кертү 1 елга чикләнде. Әлеге санкция безнең тормыш-көнкүрешкә ничек тәэсир итәр, көн дә хаҗәт ризыкка кытлык тумасмы? Азнакайлыларның бу мәсьәләгә карашы белән кызыксындык.

Илдар Вәлиәхмәтов, нефть тармагы эшчесе:
- Шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чыктык. Тавыкларга бодай кирәк иде. Бодаен да алдык, кыш буена җитәрлек суганын да... Кирәк кешегә ите дә бар, балы-мае дигәндәй. Барсы да үзебездә җитештерелгән, бәяләре дә кибетнекеннән түбән. Ярминкәгә килгән апа-әбиләр әйтмешли, аларны оештырып торган җитәкчеләргә рәхмәттән башка сүз юк.

Алсу Зыятдинова:
- Бу санкцияләр безнең халыкка файдага гына ул. Кибетләрдә үз товарларыбыз күбрәк күренә башлады. Чит илдән кергән виноградның кабыгы, шәйләсәгез, ничек каты, ә менә Үзбәкстанның шул ук җимеше тәмлерәк тә, йомшак та. Ансы, азык-төлеккә чикләү кертү илебез икътисадына үз йогынтысын саладыр, бәхәсләшмим, әмма дәүләт даирәсендәге җитәкчеләребез бу мәсьәләне хәл итәр, барсы да яхшы булыр.

Марсель Гарипов, язучы:
- Россия зур, кодрәтле. Икътисади тармаклар да күп һәм төрле. Шулай булгач, безгә бу чикләүнең бернинди тискәре тәэсире булмаячак. Чит илнекен генә ашарга өйрәнгәннәр үзләре карасын, әмма без кайгырмыйбыз: ит, сөт, бәрәңге, каймакны гомер буе үзебезнекен ашыйбыз, аларга беркайчан да хаҗәтлек кичермәдек.

Рамил Солтанов, эшмәкәр:
- Ит белән безнең илдә бернинди проблема булмастыр, дип уйлыйм. Үзем үгезләр үрчетәм. Бүгенге көндә 18 баш малым бар. Ай саен 2шәрне сатам. Баш саннарын тагын да арттырырга исәп. Бу көннәрдә басуда җир эшкәртеп йөрим, чөнки аларга азыкны да үзеңә әзерләмичә булмый. Үзебезнеке кул астында гына булганда, нигә чит илдән азык-төлек кертергә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар санкцияләрдән курыкмый