Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар #Подпиши родителей #Подпиши близких акциясенә кушылыгыз!

Якыннарыбызны сөендерергә ашыгыйк Татарстанда әти-әниләрне, якыннарны республикада чыгып килүче газета-журналларга яздыру акциясе дәвам итә. Аңа беренчеләрдән булып Дәүләт Думасы, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары да актив кушылган булса, аннары республика җитәкчелеге күтәреп алды. Мәсәлән, алар арасында Марат Бариев, Айрат Хәйруллин, Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм башка күпләр бар. Азнакайда да...

Якыннарыбызны сөендерергә ашыгыйк

Татарстанда әти-әниләрне, якыннарны республикада чыгып килүче газета-журналларга яздыру акциясе дәвам итә.

Аңа беренчеләрдән булып Дәүләт Думасы, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары да актив кушылган булса, аннары республика җитәкчелеге күтәреп алды. Мәсәлән, алар арасында Марат Бариев, Айрат Хәйруллин, Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм башка күпләр бар.

Азнакайда да әлеге акция киң яклау тапты. Бездә аңа стартны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бирде. Башка азнакайлылар да бу матур башлангычтан читтә калмаслар дип уйлыйбыз.

Изге ураза аенда картлар йортларында тәрбияләнүчеләрне, ятимнәрне, ялгыз яшәүче өлкәннәрне, сугыш һәм тыл ветераннарын, аз керемле гаиләләрне, инде олыгаеп килүче әти-әниләрне, якыннарыбызны, безнең игелек-игътибарга мохтаҗ кешеләрне үзебезнең "Маяк" газетасына, республика матбугатына яздырып, аларны сөендерик әле! Шундый акция баруы һәм киләсе ярты еллыкка язылып өлгерергә кирәклеге турында танышларыбыз, дусларыбызга да җиткерик, бу хакта исләренә төшерик. Акциянең 18 июньгә кадәр барачак. Вакытлы матбугатка почтальонннар аша да, почта бүлегенә килеп тә, электрон юл белән - Татарстанның Дәүләт Хезмәтләре порталына кереп яисә Россия почтасы сайты аша да язылырга мөмкин. Язылу кампаниясе тәмамлануга санаулы көннәр генә калып килә, ашыгыйк, җәмәгать!

Акциягә теләге булган һәркем катнаша ала. Якыннарыгызны нинди дә булса басмага яздыргансыз икән, бу хакта социаль челтәрдә фотоларны, хәбәрләрне #ПодпишиРодителей#Подпиши близких# хэштеглары белән куярга да онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Подпиширодителей #Подпишиблизких акциясенә кушыл!