Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар нәрсәгә канәгатьсезлек белдерә?

Ризван: - Күптән түгел Күктәкә күленә бардык. Аны түләүле иткәннәр. Ярый, шулай да булсын ди, ләкин тәртип һәм чисталык булсын иде. Әмма акча җыю белән генә түгел шул: син балалар белән матур гына ял итим, су коеныйм дип киләсең, ә якында гына хәмер эчеп, сүгенеп яшьләр утыра. Сәрия: - «Чисталык...

Ризван:

- Күптән түгел Күктәкә күленә бардык. Аны түләүле иткәннәр. Ярый, шулай да булсын ди, ләкин тәртип һәм чисталык булсын иде. Әмма акча җыю белән генә түгел шул: син балалар белән матур гына ял итим, су коеныйм дип киләсең, ә якында гына хәмер эчеп, сүгенеп яшьләр утыра.

Сәрия:

- «Чисталык саклыйк!» - дип күпме генә лаф орсак та, урамнарда чүп савытларын арттырмый торып, нәтиҗәгә ирешеп булмас, мөгаен. Кеше кулындагы тәм-том кабын бер чакрым күтәреп бара алмый бит инде.

Нурсинә:

- Бу законнарның мәзәк яклары да бар. Безнең күрше урам якта тәбәнәк кенә бизәкле тимер коймачык ясап, шунда хәтфә үлән белән декоратив куаклар үстерә иде.

«Коймаласаң, җирне теркәргә кирәк, юкса штраф салабыз», - дигәч, алып атты теге коймачыкны. Әллә ничек шыксыз булып калды. Ә берничә йорт аша гына капка төбендә инде елга якын чүп өеме ята. Кайбер йорт алларын чүп үләне баскан. Шундыйларны тикшерсеннәр, штрафка тартсыннар иде ул!

Рәсимә:

- Җәен балаларга кичке якта төнге унбергә кадәр генә йөрергә рөхсәт ителә. Ата-аналарга бу хакта мәктәптә җыелышларда аңлатабыз, әмма кайберәүләр бу чикләүләргә әһәмият бирми, баласының кайда, ничек йөрүен, ничәдә кайтуын белми. Ә бит төн уртасына кадәр бала һич тә юньле юлда йөрми. Берәү дә эчкече, наркоман булып тумый, тәртипсезлек әнә шулай кече яшьтән законнарны үтәмәүдән, гаиләдәге башбаштаксызлыктан башлана да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар нәрсәгә канәгатьсезлек белдерә?