Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, машина йөртүчеләр өчен 3 хәбәр

Сервисларда тәгәрмәч алыштыру сезоны ачылды. Белгечләр, төнлә температура +5 градус сакланганда, тәгәрмәчләрне алыштырырга була, дип саный. Юл йөрү кагыйдәләре җыелмасында бу хакта берни дә әйтелмәгән. Дөрес, кышкы тәгәрмәчләр белән җәйге айларда (июнь, июль, август) йөрүне тыя торган закон гамәлдә. Кышкы көпчәкләр җылыда тиз эштән чыгуын да онытмаска кирәк. * *...

Сервисларда тәгәрмәч алыштыру сезоны ачылды. Белгечләр, төнлә температура +5 градус сакланганда, тәгәрмәчләрне алыштырырга була, дип саный. Юл йөрү кагыйдәләре җыелмасында бу хакта берни дә әйтелмәгән. Дөрес, кышкы тәгәрмәчләр белән җәйге айларда (июнь, июль, август) йөрүне тыя торган закон гамәлдә. Кышкы көпчәкләр җылыда тиз эштән чыгуын да онытмаска кирәк.
* * *

ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль хуҗаларына машина номерларын ешрак сөртеп торырга киңәш итә. Россия административ кодексы буенча, машина номеры укылмаса яки дәүләт таләпләренә туры китерелеп урнаштырылмаса, 500 сум күләмендә штраф каралган.

* * *
Хәзер телефон аша кешенең автомобилен эзләп табып булачак. Россия белгечләре кесә телефонына урамдагы машиналарның номерын видеокамерага төшереп, аларның хуҗаларын ачыкларга мөмкинлек бирә торган мобиль программа уйлап тапкан. Бу суд приставларына бурычлы кешеләрне ачыкларга ярдәм итәчәк. Суд приставы машина хуҗасының кем икәнен белгәч, бурычларын түләттерүне таләп итәргә яки милкенә, шул исәптән машинасына арест салырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, машина йөртүчеләр өчен 3 хәбәр