Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Казанны гөрләтеп кайтты

Казан агросәнәгать паркында гомумбелем бирү учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсендә азнакайлылар үз продукцияләре белән генә түгел, мәдәни программалары белән дә һәммәсен шаккаттырып кайттылар. Тырышлыклары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Рәхмәт хаты һәм Дипломы белән билгеләп үтелде. Ярминкәгә барлыгы 58 балалар бакчасы һәм 23 гомумбелем бирү мәктәбе өлешен керткән. Казан халкына...

Казан агросәнәгать паркында гомумбелем бирү учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсендә азнакайлылар үз продукцияләре белән генә түгел, мәдәни программалары белән дә һәммәсен шаккаттырып кайттылар. Тырышлыклары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Рәхмәт хаты һәм Дипломы белән билгеләп үтелде.

Ярминкәгә барлыгы 58 балалар бакчасы һәм 23 гомумбелем бирү мәктәбе өлешен керткән. Казан халкына мәгариф учреждениләре территориясендә үстерелгән яшелчәләр, балалар һәм ата-аналар кулы белән ясалган әйберләр, сувенирлар алып барылган. Шулай ук Азнакай икмәк заводы, Азнакай сөте, райпо, Азнакай сувениры, Актүбә уенчыгы җәмгыятьләре дә үз продукцияләре белән катнашкан.

"Җанашым" фольклор коллективының чыгышы исә районның ярминкә мәйданчыгы муллыгына тагын да ямь, бәйрәм рухы өстәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Казанны гөрләтеп кайтты