Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, картлык буенча уртача иминият пенсиясенең күләме бүген 12 мең 600 сум булды

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, 1 апрельдән социаль пенсия күләме артты. Социаль пенсия алучыларның исә апрельдән уртача социаль пенсия күләме 7мең 900 сум булачак. Хәрби хезмәт вакытында имгәнеп инвалид калганнарның, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның уртача пенсия күләме 30 мең 600 сум һәм 31 мең 600 сумга җитәчәк....

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, 1 апрельдән социаль пенсия күләме артты.

Социаль пенсия алучыларның исә апрельдән уртача социаль пенсия күләме 7мең 900 сум булачак. Хәрби хезмәт вакытында имгәнеп инвалид калганнарның, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның уртача пенсия күләме 30 мең 600 сум һәм 31 мең 600 сумга җитәчәк. Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсия өлеше 1 февральдән үк 4 процентка арттырылган иде. Нәтиҗәдә, картлык буенча уртача иминият пенсиясенең күләме бүген 12 мең 600 сумны тәшкил итә.

Эшләмәүче пенсионерларның минималь пенсия күләме, башка түләүләре белән бергә үзе яшәгән төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан ким булган очракта, пенсиясенә социаль өстәмәләр бирү каралган.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, картлык буенча уртача иминият пенсиясенең күләме бүген 12 мең 600 сум булды