Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар исем сайлау хакында ни дип уйлый

Россиядә туган балаларга исемнәрне ЗАГС биргән исемлектән сайлап алып кына кушарга рөхсәт итмәкчеләр. Бүген Дәүләт Думасы Россия халкына кушарга ярый торган исемнәр исемлеге төзү белән шөгыльләнә. Әлеге шау-шу Пермь өлкәсендә берәүләр баласына Люцифер (Библиядә тискәре персонаж) исеме кушкач купты. Бүгенге көндә әти-әниләр яңа туган балаларына теләсә нинди исем кушарга хокуклы,...

Россиядә туган балаларга исемнәрне ЗАГС биргән исемлектән сайлап алып кына кушарга рөхсәт итмәкчеләр. Бүген Дәүләт Думасы Россия халкына кушарга ярый торган исемнәр исемлеге төзү белән шөгыльләнә. Әлеге шау-шу Пермь өлкәсендә берәүләр баласына Люцифер (Библиядә тискәре персонаж) исеме кушкач купты. Бүгенге көндә әти-әниләр яңа туган балаларына теләсә нинди исем кушарга хокуклы, ЗАГС хезмәткәрләре аларның теләгенә каршы чыга алмый. Әлеге законны берәүләр хупласа, икечеләр исә аны халык иреген кысу дип бәяли. Шәһәрдәшләребез әлеге идеягә ничек карый икән?

Алсу:

- Көтеп алган сабыйларына әллә нинди тузга язмаган, адәм әйтеп адәм ышанмаслык исемнәр кушучыларга ярап куяр иде әлеге закон. Ләкин таякның икенче башы да бар бит әле: исемлек булдырганда татарларның мәнфәгате күз уңында тотылыр микән соң? Һич тә ышанасы килми... Соңгы елларда балаларга матур татар исемнәрен кую - сөенечле хәл. Шәһәр урамнарында да Камил, Әмир, Гадел, Әминә, Мәликә исемнәре ешрак ишетелә башлады. Әлбәттә бер кеше дә газиз баласына нинди исем кушуга кысыла алмый. Ләкин шуны истә тотарга кирәк иде: исем - кешегә гомерлек тамга, ул мәгънәле, затлы, милли булырга тиеш. Ата-ана баланың исән-имин, бәхетле, итагатьле, тәүфыйклы һәм озын гомерле булуын тели. Бу изге теләкләр балага биргән исемнәрдә дә чагылыш табарга тиеш.

Минзилә Хафизова:

- Йә Хода, нинди генә исемнәр юк хәзер?! Филзә, Навар, Маузер, Ленуза... Бик күп газета-журналлар алдырам. Аларны укыганда авторларның исем-фамилиясенә игътибар итми калган юк. Башка милләтләргә ярарга тырышып, матур исем-фамилияләребезне ничекләр генә гарипләндереп бетермибез икән! Мондый закон керсә дә, депутатлар барлык татар исемнәрен ничек тупларлар икән? Балага исем кушуга җитдирәк карыйсы, элеккеге матур, мәгънәле исемнәрне кайтарасы иде.

Раймат Галиев,

- Инде хезер ата-анадан балага исем кушу хокукын да тартып алырга җыеналармени? Тыюлар дөрес түгел. Исемне һәркем үз ирке белән, ләкин чама хисен югалтмыйча сайларга тиеш. Үземә килгәндә, гомерем буе үз исемемнән оялып, аны кешегә әйтергә кыймый яшәдем. Йә, Раймат дигән исемне исем дип әйтеп буламы? Балаларга, оныкларга исем биргәндә, аларның мәгънәсенә карап сайладык. Үзем Азнакайга кунакка гына кайтам. Биредә исем куюга бик җитди карыйлар дигән фикер туды. Нәфисә, Булат, Зөләйха, Зөбәрҗәт... саный китсәң, бик күп алар.

Марсель Хәйбуллин:

- Исемлек төзелә калса, ниһаять, юморлы, провакацион исемнәрдән котылыр идек, ичмасам. Әлеге закон дөньяның кайбер илләрендә күптән гамәлдә инде. Ниндидер бер газетадан укыган идем, АКШта бер гаилә кызларына Му, Ву, Гу дигән исемнәр кушкан. Ә Чикаго шәһәрендәге яшәүче берәүләр аннан да арттырып җибәргәннәр: балаларын Менингит, Ларингит, Аппендицит, Тонзиллит дип атаганнар ди. Көләргә кирәкми, мондый исемнәр бездә дә җитәрлек. Агымдагы елда Мәскәү ЗАГСы яшь ата-аналар үз балаларына кушкан "сәер" исемнәрне бастырган иде. Баласына Космос, Океан, Вишня, Дельфина исемен куйган кешеләрне кем дип әйтергә дә тел бармый. Менә кемдә фантазия! "Дед Океан, бабушка Вишня" дип йөртәсе оныкларын кызганып куям... Ял көннәрендә Октябрьский шәһәрендә яшәүче бер туганыбыз кызына Альгина дип исем куштырды. Мәгънәсе нинди соң, дип сорагач, иң мөһиме әйтелеше матур булсын, диделәр. Менә сиңа мә!

Таңсылу САНИЕВА сораштырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар исем сайлау хакында ни дип уйлый