Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Хәтер шәмнәре яндырды

22 июньдә шәһәребездә Бөек Ватан сугышы башлану -Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» акциясе үтте. Бу акция шактый еллар үткәрелеп килә. Анда азнакайлылар елдан-ел үзләренең активлыгын күрсәтә. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, Яшьләр идарәсе тарафыннан оештырылган акциядә мәктәп укучылары, эшләүче яшьләр, яшь гвардиячеләр, хезмәт коллективларыннан вәкилләр, волонтерлар -...

22 июньдә шәһәребездә Бөек Ватан сугышы башлану -Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» акциясе үтте.

Бу акция шактый еллар үткәрелеп килә. Анда азнакайлылар елдан-ел үзләренең активлыгын күрсәтә. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, Яшьләр идарәсе тарафыннан оештырылган акциядә мәктәп укучылары, эшләүче яшьләр, яшь гвардиячеләр, хезмәт коллективларыннан вәкилләр, волонтерлар - барсы 1000гә якын кеше катнашты. Сабыйларын күтәреп килүче яшь әти-әниләр дә шактый булды.

Тантана Татарстан мәйданында башланып, кулларына шәмнәр тоткан азнакайлылар сафлары шәһәр үзәгендәге Мәңгелек ут мәйданына үтте. Биредә сафтагыларны өлкән буын вәкилләре каршы алды. «Хәтер шәме» акциясе Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны искә алу, һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салу тантанасы белән дәвам итте, бер минут тынлык игълан ителде. "Бердәм Россия" партиясенең җирле сәяси советы әгъзасы, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, яшьләр лидеры Илнур Нәгыймов ил алдында изге бурычын үтәп һәлак булган якташларыбызның мәңгелек истәлеген яңартып чыгыш ясады.

Мәнәвез авылында да шундый ук акция узды. Авыл җирлеге, мәдәният йорты җитәкчелеге үсеп килүче яшь буынны илебез тарихын яхшы белергә һәм онытмаска чакырды.


Лиза Нурлыева

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Хәтер шәмнәре яндырды