Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар хатынын кыйнаган ир-ат закон нигезендә җавап тотуы турында ни дип уйлый

Үзебезне цивилизацияле дөньяда яшибез дип санасак та, тормышыбызны гайре ямьсезләүче гадәтләрдән әле дә булса арына алмыйбыз. Шуларның берсе - ир-атларның хатын-кызга кул күтәрүе, җәберләве. Әмма һәр нәрсәнең ахыры була. Гадәтигә әйләнеп беткән мондый күренешләргә, ниһаять, инде чик куелыр кебек. Дәүләт Думасында "кызу канлы" ир-егетләребезне "суытырга" уйлыйлар, ягъни аларны җавапка тарту...

Үзебезне цивилизацияле дөньяда яшибез дип санасак та, тормышыбызны гайре ямьсезләүче гадәтләрдән әле дә булса арына алмыйбыз. Шуларның берсе - ир-атларның хатын-кызга кул күтәрүе, җәберләве. Әмма һәр нәрсәнең ахыры була. Гадәтигә әйләнеп беткән мондый күренешләргә, ниһаять, инде чик куелыр кебек. Дәүләт Думасында "кызу канлы" ир-егетләребезне "суытырга" уйлыйлар, ягъни аларны җавапка тарту буенча закон проекты тикшерелә. Ә бит фактлар тетрәндерерлек: илебездә гаилә тираныннан ел саен 14 меңгә якын хатын-кызның гомере өзелә. Ә сәламәтлекләре какшаганнары тагын күпме? Әмма без төрле булган кебек, бу мәсьәләгә дә караш төрлечә. Әлеге сорауны шәһәрдәшләребезгә юллап, фикерләрен белергә булдык: хатынын кыйнаган ир-ат закон нигезендә җавап тотсын дип саныйсызмы?

Клара Хәнипова:

-Ирем сукса - әйе, ул тиешле җәзасын алсын, дияр идем, ә менә гаиләсе белән яшәгән улымнан чыгып әйткәндә, бу - бик четерекле мәсьәлә. Кайчак ир-атның хатынына кул күтәрүенә бик җитди сәбәп тә булырга мөмкин. Шуңа күрә дә җәзага тартканчы иң элек бик ныгытып тикшерергә, сәбәпләрен ачыкларга кирәк.

Радик Юнысов:

-Безнең борынгы бабайлар бик дөрес яшәгән. Ул вакытта гаиләдә ир-ат чып-чынлап баш, хатын-муен, бала-чаганың да үз урыны булган. Хәтта ки хатын-кыз ир-аттан чаршау артына кереп, тып-тын гына, күрсәтми генә ашаган. Ә хәзер безгә ниләр генә күрсәтмиләр! Бәлки әле безне хатын-кыздан яклау кирәктер?!

Нәсимә Хөснетдинова:

-Хатын-кызга кул күтәргән ир-атны көчсез кеше дип саныйм. Ләкин гүзәл затлар да хәзер артык "көчлеләнде" бит: тырышып-тырмашып дөнья көтәләр, "булыр-булмас" иргә карап ятмыйлар, өй дә салалар, машина да йөртәләр, бизнес-леди да алар... Шундый булганлыгың өстенә сиңа ирең кул күтәрсә... Монсы инде бернинди калыпка сыймый. Сугасы килсә дә, туктап калырга тиеш. Алай түгел икән, закон белән җавап тотсын.

Сәлим Морзаханов:

-Мин бу законга катгый рәвештә каршы. Болай да ир-атның дәрәҗәсен төшереп бетерделәр бит инде. Кайчак йодрык күрсәтеп алу профилактика өчен дә кирәк. Азды хәзер хатын-кыз.

Раушания Хәкимова:

- Маддәсе булгач, штрафлары да булыр. Әмма штраф дигәнен әлеге дә баягы шул гаилә кесәсеннән, балалар өлешеннән түлисе булса, кирәкме соң бу закон? Көрәп акча алган депутатларга нәрсә ул, таякның авыр башы әлеге дә шул очын-очка ялгап яшәгәннәргә төшә. Штрафка акчаны, эштән кайтып диванга җәелеп ятасы урынга, ир-атны өстәмә эшләтеп түләттерсеннәр.

Лиза Нурлыева сораштырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар хатынын кыйнаган ират закон нигезендә җавап тотуы турында ни дип уйлый