Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Бөтенроссия яшьләр фестиваленннән җину белән кайттылар

Күптән түгел Владимир шәһәрендә V Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләрнең "Дуслыклар бердәмлеге" фестивале узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 40 тан артык делегация катнашты. Әлеге фестивальгә, Татарстан Республикасы данын яклап, Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбеннән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фаил Ногъманов җитәкчелегендә "Focus" балалар иҗат төркеме дә - 4 нче...

Күптән түгел Владимир шәһәрендә V Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләрнең "Дуслыклар бердәмлеге" фестивале узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 40 тан артык делегация катнашты. Әлеге фестивальгә, Татарстан Республикасы данын яклап, Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбеннән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фаил Ногъманов җитәкчелегендә "Focus" балалар иҗат төркеме дә - 4 нче сыйныф укучысы Гүзәл Дәүләтова (җыр), 9 нчы сыйныф укучылары Эльза Йосыпова һәм мин - Регина Абдураманова (бию) бардык.

Фестиваль 5 көн буена дәвам итте һәм ул безнең күңелләрдә җуелмас истәлекләр калдырды. Ачылу тантанасында һәр төбәктән икешәр катнашучы милли костюмнар киеп, үз республикасының әләмен тотып, көчле алкышлар астында сәхнәгә чыкты. Репетицияләр вакытында күп санлы һөнәри вокал һәм хореографик ансамбльләрнең чыгышын күргәч, таң калдык. Ул киемнәр, милли җиһазлар, уен кораллары! Әмма без төшенкелеккә бирелмәдек, чөнки яныбызда һәрвакыт көчле рухлы, ышанычлы һәм тәҗрибәле җитәкчебез булды. Нәтиҗәдә, без милли бию номинациясендә өченче урынны яуладык. Безгә диплом белән бергә фестивальнең алтын медальләрен тапшырдылар. Шулай ук Гүзәл Дәүләтова да, иң нәни артист буларак, әлеге медальгә лаек булды. Бүләкләү вакытында үзебезнең исемне ишеткәч, шатлыгыбыз эчкә сыймады. Ул вакытта дөньяда бездән дә бәхетлерәк кеше юк иде.

Конкурслардан тыш түгәрәк өстәл артында әңгәмәләр, дуслык кичәләре, төрле уеннар оештырылды. Без бик күп төбәкләрдән, аеруча Төмән, Чиләбе, Краснодар, Әстерхан, Ростов, Мәскәү өлкәләреннән, Тыва, Чечен, Кабардин-Балкар, Калмык, Чуаш республикаларыннан килгән үз яшьтәшләребез белән дуслаштык. Үзебезнең милли сувенирларыбызны бүләк итештек. Алар "Азнакай чибәре"н бик ошаттылар.

Фестиваль кысаларында Владимир һәм Суздаль шәһәрләрендәге тарихи урыннар, музейлар белән таныштык. XII гасырда салынган Алтын капканы һәм Владимир Мономахның каберен күрү дә үзе ни тора!

Сәяхәтебезнең тагы бер күңелле мизгеле - Владимир өлкәсендәге татар милли үзәге вәкилләре белән күрешү. Әлеге оешма татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, мирасын, мәдәниятен, телен саклап калу буенча зур эш алып бара. Кичәдә өлкә советы җитәкчесенең урынбасары да бар иде. Ул үзенең чыгышында җирле татарлар турында бик күп җылы сүзләр әйтте. Мул табын артында күңелле аралашып, концерт номерларын күрсәтеп, җырлап-биеп ял иттек. Ә соңыннан оешма җитәкчесе Мөкатдәс әфәнде Мортазин безнең делегацияне күчтәнәчләр белән поездга кадәр озатты.

Безгә бу фестивальгә барырга ярдәм иткән район хакимиятенә, мәгариф идарәсенә һәм үзебезнең мәктәп дирекциясенә зур рәхмәтлебез.

Регина Абдураманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Бөтенроссия яшьләр фестиваленннән җину белән кайттылар