Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, барыбыз да – өмәгә!

Кеше сәламәтлеген физкультура, спорт белән шөгыльләнү саклый, ныгыта диюләре хак. Бәлки шуңадыр да, яше дә карты да спортка тартыла. Сәламәтлек көне районыбызда һәр елны зурлап үткәрелә. Быел да ул дүшәмбе киңәшмәсендәге зарядкадан башланып китте. Муниципаль район җитәкчелегенең барсы да иртәнге зарядкага басып, халыкка сәламәт тормыш алып бару үрнәген күрсәтте. Киңәшмәне...

Кеше сәламәтлеген физкультура, спорт белән шөгыльләнү саклый, ныгыта диюләре хак. Бәлки шуңадыр да, яше дә карты да спортка тартыла. Сәламәтлек көне районыбызда һәр елны зурлап үткәрелә. Быел да ул дүшәмбе киңәшмәсендәге зарядкадан башланып китте. Муниципаль район җитәкчелегенең барсы да иртәнге зарядкага басып, халыкка сәламәт тормыш алып бару үрнәген күрсәтте.

Киңәшмәне залда дәвам итеп, муниципаль район башлыгы мәктәпләрдә укуны иртәнге гимнастикадан башларга чакырды.

- Спортка мәхәббәтне, сәламәт яшәү рәвешен балаларда кечкенәдән тәрбияләргә кирәк, - диде Марсель Шәйдуллин.

Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була, диләр. 15 апрельдән җирлегебездә Гаилә айлыгы старт ала. Аның кысаларында гаилә байлыкларын ныгытуга юнәлдерелгән чаралар уздыру каралган.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов чыгышыннан күренгәнчә, узган атнада җирлегебездә дүрт җинаять кылынган. Аларның барсы да урлашу белән бәйле.

Узган ел сыйфатсыз ялган аракы эчеп быел районыбызда 7 кешенең гомере вакытсыз өзелде. "Идән асты"ннан хәмер сатып кешеләрне агулаучылар законнан да, Алладан да курыкмыйлар. Алар өчен иң мөһиме - кеше гомере түгел, кесә калынайту шул. Район башлыгы әлеге мәсьәләгә тукталып, хокук сакчыларын алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барырга чакырды, һәм, катгый таләпләр куеп:

- Эшне гомуми сүзләр белән генә бәян итү кирәкми, безгә башкарылган чаралар турында конкрет фактлар китерегез, - дип кистереп әйтте.

Республикада һәм шул исәптән шәһәрдә, авылларда язгы төзекләндерү өмәләре бара. Карлар эреп бетеп, җир өсте кибә төшкәч, оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре ихата алларын, урамнарны төрле чүп-чардан тазартуга кереште. Әмма әлегә эшләр салмак бара. Берәүләр моны һава торышына сылтаса, икенчеләрге гомуми шәһәр өмәсен көтә. Марсель Шәйдуллин чистарту эшләрен 23 апрельдә узачак гомуми шәһәр өмәсенә кадәр калдырмаска, тирә-якны тәртипкә китерү эшләрен дәвам иттереп, бер атна эчендә шәһәр урамнарын, квартал эчләрен, паркларны, балалар мәйданчыкларын, зиратларны чистартып бетерергә кушты һәм хезмәт коллективларын агымдагы атнада "Барыбыз да - өмә!" шигаре астында эшләргә чакырды.

Киңәшмәдә шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләсе дә читтә калмады район башлыгы урынбасары һәр мизгелнең кадерен белеп, уңышка нигезне бүгеннән үк салырга кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, барыбыз да – өмәгә!