Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, баланы кулдан да, күздән дә ычкындырмагыз

Россиядә юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен уртача - 900-950, ә Татарстанда 25-30 баланың гомере өзелә. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте җитәкчесе Дамир Бикмөхәммәтов белән әңгәмәбез дә шул турыда сөйләшүдән башланды. - Өй ишеген ябып урамга чыгуга, һәр кеше җәяүлегә, автоһәвәскәргә яки пассажирга әверелә. Шушылар арасында балалар...

Россиядә юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен уртача - 900-950, ә Татарстанда 25-30 баланың гомере өзелә. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте җитәкчесе Дамир Бикмөхәммәтов белән әңгәмәбез дә шул турыда сөйләшүдән башланды.

- Өй ишеген ябып урамга чыгуга, һәр кеше җәяүлегә, автоһәвәскәргә яки пассажирга әверелә. Шушылар арасында балалар - иң яклаучысыз, иң хәвефле категория, чөнки бала, үзенең самимилеге аркасында, үлем куркынычы турында уйламый. Тәгәрәп киткән тубы артыннан, һич көтмәгәндә, юлга да йөгереп чыгарга мөмкин. Япония галимнәре фикеренчә, кеше 21 яшьтән соң гына гомере турында кайгырта башлый. Япониядә транспорт чарасын идарә итү таныклыгы да 21 яшь тулгач кына бирелә.

- Без бит Россиядә.
- Әйе, Россиядә һәм безнең үзебезнең кануннар бар. Бала ул бала, уналты яше тулмаган кешегә штраф та салынмый. Беренче чиратта, ата-аналар һәм өлкәннәр җаваплы. Унике яшькә кадәрге бала автомобильдә махсус утыргычта йөртелергә тиеш, әлеге таләп үтәлмәсә, 3 мең сум штраф салына. Кечкенә баланы автомобильдә йөз метр арага утыртып алып барганда да махсус утыргычны кулланырга иренмәскә кирәк. Нәкъ менә шул арада авариягә юлыгуың ихтимал. «Фэст» җайланмасына һич тә ышанырга ярамый, бу продукция иминлек бирми.

- Уналты яшькә кадәрге балаларга бернинди чара да күрелми дисезме?
- Аларга административ чара күрелми, ләкин кисәтү карточкасы тутырыла. Узган ел 13 мең балага шундый карточка тутырылды. Юл хәрәкәте кагыйдәсен аеруча тупас бозган 500дән артык баланың әти-­әнисенә 100-500 сум штраф салынды. Психологлар унбер яше тулмаган балаларны юлга-­урамга үзләрен генә чыгарып җибәрмәскә киңәш итә. Әлеге яшькә кадәрге балалар ян-якны күзәтмичә, фәкать алга карап кына атлауларын беләләр икән. Светофорда яшел ут кабынган чакта да, ян-якка карап, машиналар тәмам туктап беткәч кенә юл аша чыга башларга кирәк. Юлны чыкканда, курткага тегелгән башлыкны салып, музыка тыңламыйча, телефоннан сөйләшмичә чыгу зарур. Киемнәргә яктылык кайтаручы тасмалар һәм төрле тамгалар беркетү файдалы.

- Казанда юлларда велосипедта йөрүчеләр күренә баш­лады.
- Транспорт агымында велосипедта йөрү бик хәвефле, игътибарлы һәм сак булу кирәк. Узган ел республикада велосипедчылар катнашында 48 авария булды, бер баланың гомере өзелде. Ундүрт яшьтән өлкән балаларга гына транспорт хәрәкәте юлында йөрергә рөхсәт. Бу яшьтән кечкенәләргә ишегалды мәйданчыкларында гына йөрергә ярый.

- Велосипедка гына түгел, мотоциклга да утыра бит әле ул балалар.
- Уналты яшь тулганнан соң, мопед яки скутер белән идарә итәргә рөхсәт. Ләкин кече техниканы йөртүченең «М» категориясендәге таныклыгы булырга тиеш. Двигатель куәте 50 куб метрдан артса, болары инде мотоцикл булып санала. Мотоциклны унсигез яшь тулгач кына йөртергә рөхсәт бирелә, аларның «А» категориясендәге таныклыклары булыр­га тиеш. Мотоцикл, мопед яки скутер белән идарә иткәндә, башка шлем кияргә кирәк, шлемсыз барсаң - 1 мең сум штраф. Таныклыксыз идарә итсәң - 5-15 мең сум штраф. ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов: «Балагызны үтерәсегез килсә, аңа скутер алып бирегез», - дип еш кабатлый. Мин дә бу сүзләргә кушылам. Ата-­ана үз баласын ярата, әлбәттә. Ләкин кечкенә балаларга мопед, скутер ише куркыныч «уенчыклар» бүләк итәргә ярамый.

Йомгаклап әйткәндә, өлкәннәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр иде, чөнки балалар олыларның гамәлен кабатлый. Кагыйдәләрне балаларыбызга һәрдаим искәртеп торыйк. Уртак тырышлык белән генә юл һәлакәтләрен киметә алабыз.


Дамир БӘДРИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, баланы кулдан да, күздән дә ычкындырмагыз Баланы кулдан да, күздән дә ычкындырма