Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Азнакайныкын сайлый

Азнакайда "Үз җитештерүчеңне якла" акциясенең чираттагысы үзәк урамның "Шатлык" сәүдә ноктасы каршындагы халык күп йөри торган мәйданчык алдында узды. Алдан ук әйтергә кирәк: "Сәүдә йорты" предприятиесе филиалы хуҗалары әлеге чараны уздыруга иҗади якын килгәннәр - анда катнашучылар өчен уңайлылык булдыру йөзеннән кибет дивары буйлап гөмбәзле өстәлләр, урындыклар тезеп куелган, көчәйткечләрдән...

Азнакайда "Үз җитештерүчеңне якла" акциясенең чираттагысы үзәк урамның "Шатлык" сәүдә ноктасы каршындагы халык күп йөри торган мәйданчык алдында узды.

Алдан ук әйтергә кирәк: "Сәүдә йорты" предприятиесе филиалы хуҗалары әлеге чараны уздыруга иҗади якын килгәннәр - анда катнашучылар өчен уңайлылык булдыру йөзеннән кибет дивары буйлап гөмбәзле өстәлләр, урындыклар тезеп куелган, көчәйткечләрдән тирә-якка таралган җыр-музыка авазы узып баручыларның игътибарын үзенә җәлеп итеп, чакырып тора.

Җитештерүчеләрнең халыкка үз товарларын тәкъдим итү чарасын Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов ачты һәм әлеге акциянең мөһимлеген аңлатты.

Очрашуга бу юлы алты предприятие килгән иде. "Азнакай сөте", "Азнакай икмәге", "Көмеш су", "Киез итек басу цехы" җәмгыятьләре, "Шәхси эшмәкәр Г.Герк" фирмасы халыкка үзләре җитештергән продукцияләрне тәкъдим итсә, Мәшгульлек һәм хезмәт үзәге эш урыннарына булган сораулар белән таныштырды.

Чарага килүчеләр җитештерүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән төрледән-төрле аш-су ризыкларыннан авыз итеп кенә калмады, районыбыз тамашачыларының мәхәббәтен казанырга өлгергән яшь җырчы Алмас Закировның Азнакайга багышланган җырларын башкаруыннан да рухи ләззәт тапты.

Наил МАЛИКОВ, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Азнакайныкын сайлый