Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга олпат язучыбыз Клара Булатова килде

Бер елда берьюлы өчәр китап чыгаручы язучылар бармы? Бар икән шул, бар. Олпат язучыбыз Клара апа Булатова ул. Узган ел гына да өч китабы дөнья күргән. Ә барлыгы дүрт дистәләп китабы бар аның. Хәер, моңа аптырыйсы да юк. Азнакай үзәк китапханәсендә узган очрашу барышында без аның гаҗәеп талантлы сүз остасы...

Бер елда берьюлы өчәр китап чыгаручы язучылар бармы? Бар икән шул, бар. Олпат язучыбыз Клара апа Булатова ул. Узган ел гына да өч китабы дөнья күргән. Ә барлыгы дүрт дистәләп китабы бар аның.

Хәер, моңа аптырыйсы да юк. Азнакай үзәк китапханәсендә узган очрашу барышында без аның гаҗәеп талантлы сүз остасы булуына янә инандык. Һәр күзәнәгенә шагыйрьлек рухы сеңгән Клара апабыз уйлап та тормый, шигъри юллар белән генә җавап бирә дә куя. Шул очрашудагы шигырь юлларыннан тот та бер китап яз:


Атна саен килә идек Азнакайга.
Азнакайга гына түгел,
Йөрдек әллә кайларда... дип башлап җибәрде ул сүзен, үзара дуслык, даими аралашып яшәүгә басым ясап.


Кичәне алып баручы Әлфия Әхмәдиева:


- Укытучылык шагыйрә булуга комачауламадымы? - дигән соравына да:


- Гомер буе комачаулады инде ул, - дип шаяруга күчте:


Укытучы - директордан,
Директор - инспектордан,
Ә укучы беркайчан да
Курыкмый ул һичкемнән, - дип куйды.


Билгеле, шагыйрә булуга укытучылык комачауламый калмагандыр. Чөнки өйдә кайсына җитешәсең: дәфтәр тикшерәсеңме, шигырь язасыңмы? Әмма ул:


- Бәхет минем укучыларымда, иҗатымдадыр. 42 китап язып, 52 ел укытып, укучыларым шигырьләремне укып, җырларымны җырлап йөриләр икән, мин ничек бәхетле булмыйм инде, - дип, җавапка нокта куйды.


Әйе, шагыйрәлек һәм укытучылык гомере буена озата бара аны. Балачакта ук шигырьләр язганын күреп, әнисе дә аның шагыйрә булачагына шикләнми. Мөгаллимнәр гаиләсендә туып үскән кыз әтисе Гариф һәм әнисе Халисә һөнәренә тугры калып, гомере буе Әлмәт районы авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

ФОТОРЕПОРТАЖ: БАС ҺӘМ КАРА


Ә чынлыкта, укытучы буларак кына түгел, шагыйрә буларак та балаларда туган җиргә, хезмәт кешесенә мәхәббәт тәрбияләүче, аларның күңеленә игелек орлыклары салучы чын педагог ул. Балаларның психологиясе, теле, фикерләве, шигъри иҗатын бар күңеле белән аңлаган кеше генә шулай яза аладыр. Аның укучыларын санап кына да бетерерлек түгел. Алар - алтмышынчы еллардан ук шагыйрәнең шигырьләрен укып, җырларын җырлап үсүчеләр дә, бүгенге көн укучылары да һәм бай, рухи мирасын укыячак киләчәк буын да.


Менә бүгенге кичәгә дә Клара апаның шигырьләренә гашыйк мәктәп укучылары килгән. Шундый укучыларның берсе - ике ел рәттән шагыйрә Клара Булатова премиясе лауреаты Радик Хаҗиев үзе үк гармунда уйнап, җыр башкарды. Укучылар Клара апаларының шигырьләрен дә, җырларын да бик яраталар икән.


- Азнакайлылар мәдәният өлкәсендә үзе бер аерым урын алып тора. Сезнең укучыгыз минем исемдәге премиягә ия булган икән, бу үзе үк Азнакайда әдәбият һәм мәдәнияткә зур урын бирелүе турында сөйли. Азнакайлылар кайда да актив. Алар җырлар да язалар, көйләр дә чыгаралар, җырлыйлар да, - дип Клара апа Булатова безнекеләрнең иҗатына зур бәя бирде.


Район "Маяк" газетасы баш мөхәррире Гөлгенә Кәримова шәхсән үзе һәм муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән Азнакаебызга килеп, шундый матур кичә бүләк иткән өчен Клара Булатовага зур рәхмәт белдереп, иңнәренә ап-ак шәл япты.. Клара Булатованың шигырьләрен укып, җырларын тыңлап, иҗатын өйрәнеп үскән буын буларак, чиксез горурлануын белдерде.

Аның теләкләренә үзәк район китапханәсе җитәкчесе Лилия Мортазина һәм Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Кәлимуллина да кушылды.


Һәрбер күзәнәге тумыштан ук шигъри рух белән сугарылган, шигърият аның иманы, кыйбласы булган шагыйрә, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхбәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе Клара апа Булатова Габдулла Тукай исемендәге премиягә кандидат буларак тәкъдим ителде. Татар шигъриятендә зур урын тоткан әдибә, киңкырлы иҗат әһеле, әлбәттә, моңа бик тә лаек. Шигъри моңга коенган бу кичә үзе үк шуның ачык бер дәлиле иде.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга олпат язучыбыз Клара Булатова килде