Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга эшче куллар, медицина, мәгариф һәм башка бюджет өлкәләренә белгечләр кирәк

Азнакай шәһәренең эш белән тәэмин итү үзәге, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәләре оештырган "Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә шәһәребезнең югары сыйныф укучылары һөнәр һәм уку йорты сайлау буенча үзләренә бик күп файдалы белешмә-киңәшләр алды. Сөйләшүдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, учреждениеләр, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай...

Азнакай шәһәренең эш белән тәэмин итү үзәге, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәләре оештырган "Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә шәһәребезнең югары сыйныф укучылары һөнәр һәм уку йорты сайлау буенча үзләренә бик күп файдалы белешмә-киңәшләр алды.

Сөйләшүдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, учреждениеләр, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы укытучылары, укучылары катнашты.

- Районыбыз сәнәгатенә эшче куллар да, медицина, мәгариф, башка бюджет өлкәләренә белгечләр дә кирәк, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Һөнәр алгач, без сезнең районыбызга кайтуыгызны көтәбез. Иң мөһиме - күңелегезгә яткан, булдыра алырдай һөнәр сайлагыз.

- Сезнең кебек зур бер район җитәкчесе булып күтәрелү өчен нинди булырга кирәк? - дип кызыксынды укучылар.

- Үсмер чактан булдырырга кирәкле сыйфатлардан башласак - иң беренче чиратта - белемгә омтылырга, яхшы укырга. Һәм инде әлбәттә, тырышлык кирәк. Куйган максатыңа кыю атларга, авырлыклар алдында бирешмәскә! - дип киңәш итте район башлыгы.

Үзебездәге көллият базасында яңа уку елыннан яңа белгечлекләр алу мөмкинлеге дә тудырылачак. Хәзерге вакытта берничә төр һөнәрең булу аерата хуплана, чөнки эш бирүчегә күппрофильле мобиль белгеч күпкә отышлы һәм эшкә алганда ул беренче чиратта шундый квалификациялеләргә өстенлек бирә дә.

Аннары очрашу Яшьләр үзәгендә уку урыннары ярминкәсендә дәвам итте. Биредә республикабызның дистәдән артык уку йорты тәкъдир ителде.

Аларның вәкилләре укырга керү тәртипләре, студентларга тудырылган шартлар, уку йорты тормышы турында сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр.

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга эшче куллар, медицина, мәгариф һәм башка бюджет өлкәләренә белгечләр кирәк