Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайга чын космонавтлар килде

Тарихта беренче тапкыр Азнакай җиренә чын космонавтлар аяк басты. Балалар иҗат үзәгендә Космонавтика көне һәм кешенең беренче тапкыр космоска очуына 55 ел тулга багышланган чара үтте. Очрашуда Россия геройлары Антон Шкаплеров һәм Олег Артемьев үз тормыш юллары, очуларга әзерлек һәм ачык космоста гадәттән тыш хәлләр турында сөйләделәр һәм сорауларга җавап...

Тарихта беренче тапкыр Азнакай җиренә чын космонавтлар аяк басты. Балалар иҗат үзәгендә Космонавтика көне һәм кешенең беренче тапкыр космоска очуына 55 ел тулга багышланган чара үтте. Очрашуда Россия геройлары Антон Шкаплеров һәм Олег Артемьев үз тормыш юллары, очуларга әзерлек һәм ачык космоста гадәттән тыш хәлләр турында сөйләделәр һәм сорауларга җавап бирделәр.

- Космонавт булырга теләү - җаваплы һәм кыю адым. Сез моңа ничек җөръәт иттегез?

- Балачактан космоска очу турында хыялландык. Без үскән 70 нче елларда бу бик популяр иде. Хыялыбыз тормышка ашты, үзебезне бик бәхетле тойдык һәм моның белән горурланабыз.

- Тормыш юлыгызны сайлаганда кемнәрдән үрнәк алдыгыз?

Антон Шкаплеров:

- Әлбәттә, илебез тарихына өлеш керткән шәхесләргә тигезләндем. Хәрби очучы чагында - танылган очучылар, космонавтика өлкәсенә кереп киткәч - беренче космонавтлар белән кызыксынуым көчле булды.

- Космоска беренче тапкыр очуга әзерлек ничек бара?

Олег Артемьев:

- Бу еллар буена сузылган күнегүләр. Мәслән, мин 11 ел әзерләндем. Бу бик катлаулы, авыр хезмәт. Без фән белән шөгыльләнәбез, Җирдә башкарып булмый торган космик тәҗрибәләр үткәрәбез. Боларның барысын да өйрәнергә, белергә кирәк. Бу исә тирән белем, озак вакыт таләп итә.

- Космоста гадәттән тыш хәлләр белән очрашырга туры килдеме?

- Очуга әзерлекнең 80 процентын гадәттән тыш хәлләрдә нинди гамәлләр кылырга өйрәтү алып тора. Шуңа күрә без барысына да әзер. Берчакны станциягә кадәр 5 сәгать ярым очарга тиеш идек. Әмма компьютер дөрес эшләмәү сәбәпле, юлыбыз 2 тәүлеккә сузылды. Бортта янгын чыгу очрагы да булды. Аны тиз арада юк итттек.

- Ачык космоста үзгезне ничек хис иттегез?

- Бу бик мөһим, кызыклы һәм куркыныч эш. Әмма кораб эченнән чыкмаган кеше космоска очтым дип әйтә алмыйдыр.

- Очулардан соң организимны тернәкләндерү өчен күпме вакыт кирәк?

- Без космоста яртышар ел очабыз - бу уртача экспедиция. Ел ярым очучылар да бар. Шуннан да артык әле беркемнең дә очканы юк. Җиргә кайткач, докторлар һәм тренерлар ярдәменнән башка аякта йөри алырлык хәлгә килү өчен өч атна бирелә. Ә тулысынча тернәкләнү һәм чираттагы очышка әзер булу өчен ярты ел вакыт кирәк.

- Космонавт булу өчен нинди белем алырга кирәк?

- Белгечлегебез буенча без - хәрби очучылар һәм космик өлкә инженерлары. Әмма космоска очу өчен бу мәҗбүри түгел. Мәсәлән, күптән түгел вулканолог, хәрби очучы очты, ике укытучы, журналист һәм океонолог та булырга өлгерде. Космонавтларны сайлаганда иң төп таләпләрнең берсе - югары белем, кеше бу өлкәдә үзен танытырга тиеш. Тагын яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Татарстаннан да космоска очучы чыгарга тиеш. Иң мөһиме - алдыңа максат кую. Ул космоска очу булмаска да мөмкин, меңләгән кеше космос өчен эшли, чөнки ул фәндә иң алдынгы тармак.

Зөлфия Хәмитова

Безнең белешмә:

Олег Артемьев космонавт-сынаучы. Ул 2014 елның март-сентябрендә «Союз ТМА-12М» корабле бортинженеры сыйфатында космоска оча.

Антон Шкаплеров - космоста ике тапкыр була. Беренчесендә 2011-2012 елларда «Союз ТМА-22» корабле командиры һәм МКС экипажы бортинженеры а, икенчесендә 2014-2015 елларда «Союз ТМА-22» корабле командиры сыйфатларында оча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайга чын космонавтлар килде